Рамил Гали акча белән ничек дуслашасын белә (ФОТО)

28 мартта фоторәссам Рамил Гали Казанда үзенең үзенчәлекле күргәзмәсен оештырды.

Нәрсәсе белән үзенчәлекле дисезме? Ул байлык символларына багышланган. Күргәзмәгә куелган сурәтләрне Рамил Гали 2010 елда Нью-Йорк шәһәрендә төшергән. Иҗат җимешләренең бер өлешен иң беренче чиратта Казанда күрсәткән ул. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәсә дә, ул үзе Казаннан чыккан оста, башкалабызга еш кайтып йөри.

«Күргәзмәмнең темасы бик оригиналь дип саныйм. Әлеге фотографияләр гади генә түгел, байлык чакырып торырга тиеш. Шуңа күрә кунаклар арасында бизнесменнар да булды. Башка хезмәтләремнән аермалы буларак, боларын галереяларга куеп сату өчен дә эшләдем.

Без Европаның ֿ«сүнгән» поезды килгәнен көтеп кул кушырып утырырга тиеш түгел. Үзебезчә эшләргә, үзебезгә генә хас әйберләр булдырыйк. Кемнәрнедер сукырларча ияреп яшәү, аларның копияләрен оригинал итеп кабул итү кызыксыз, һәм хәтта оят! Татар рәссамнары, шагыйрьләре, музыкантлары, берләшик һәм алга таба!.. Без бит бер тотынсак булдырабыз!»

Кызыксынганнар өчен журналистлар берлегендә узган әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез:

1.

2.

3.

4.

5.

6.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии