Рамил Шәрәпов туен дүшәмбе көнне кызыл кәчтүм киеп үткәргән

Гастрольдән кайтып керә алмаган егетнең кеше төсле өйләнергә дә вакыты юк. Буа театры аткеры һәм ТНВда чыгучы “Елмай” юмористик тапшыруы артисты туен 15 апрель дүшәмбе көнне үткәргән.
Хәер, Рамилнең моңа бик исе китми. “Безнең өйләнешүне туй дип әйтеп тә булмыйдыр. Бик гади узды. Башта “Мәрҗәни” мәчетендә никах укыттык, аннары кич бер кафеда иң якын дус-туганнарны гына чакырып, бәйрәм иттек. Машиналар кычкыртып урам буйлап та йөрмәдек. Ак күлмәк, кара кәчтүм-чалбар киеп тә торасыбыз килмәде”, - дип сөйләгән Рамил “Акчарлак” газетасы хәбәрчесенә.
Кияү туйда кызыл кәчтүмнән, кәләш кызыл күлмәктән булган. Хатыны Буа театрында костюмер булып эшли ди. Моңарчы дүрт ел бергә эшләгәннәр. Ә туй сәфәре җәй айларына планлаштырылган.
Яшь гаиләне “Туйлар.ру” да чын күңелдән котлый.
Комментарии
Симпотюлька егет,ул шул чаклы эчлэрне колдереп катыра,просто ужас.
Бэхетегез гомерле,
Гомерегез бэхетле узсын.
КЕмгэ ойлэнгэн инде бу кыланчык.
Мона да хатын чыккан мыни???
Э кая фотолар???? Кэлэшнен фотосы?