Ранил НУРИЕВ: «Бала телим, тик өйләнәсем килми» (ИНТЕРВЬЮ)

Соңгы арада матбугатта рәхәтләнеп Ранил Нуриевның Мәскәүдә Ксения Собчак уздырган кичәдә булып кайтуын «чәйнәделәр». Ранил Мәскәүдән «Татары – молодцы!» дигән яхшы бәяләмә белән кайткан. Россия башкаласында балкырга өлгерсә дә, без яшь җырчы турында бик аз беләбез. Шуңа күрә Ранил Нуриев белән якыннанрак танышырга, аз сүзле егетнең күңеленә ачкыч яратырга булдык.

– Ранил, танышуны гаиләдән, тамырлардан башласак, дөресрәк булыр...

– Тамырларым авылга барып тоташса да, мин Казан егете. Әтием Данил исемле, Әтнә ягыннан. Әнием Мөнәвәрә Балтач районыннан. Яшь чакларында икесе дә Казанга килеп урнашканнар, шушында кавышканнар, өч балага гомер биргәннәр. Апам тормышта инде, ике баласы бар. Сеңлемә 20 яшь, университетта укый. Әле беркөнне өйгә кайткач, әни өр-яңа хәбәр белән шаккатырды: сеңлем Ләйсән быел кияүгә чыгачак икән!

– Җырлый башлавың кемнән килә?

– Белмим шул. Безнең әти дә, әни дә җырларга ярата. Әти баянда да уйный. Мин кечкенәдән җырлап үстем.

– Җырларга яратсаң да, югары белемне башка юнәлештә сайлагансың...

– Әти чын ир-ат һөнәре алуымны теләде. Башта финанслар белән бәйле уку йортына тартылган идем, әти кушкач, Казан юридик институтына кердем. Бүген алган һөнәрем буенча дәүләт структурасында эшлим. Әтидән кала тагын бер кеше мине артистлыкка укырга бармаска күндерде. Күршебездә гаиләбез өчен якын кеше – Әлфия апа Афзалова яшәде. Ул көннәр буе бездә иде, әни белән бик дус булдылар. Аңа яратып, «әннәке» дип дәшә идек. Әлфия апа миңа артистлыкка укырга кермәскә киңәш бирде. Хәер, кайчан да булса бер җырлый башлаячагымны барысы да белделәр инде. Дипломлы җырчы булуның кемгә кирәге бар?

– Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?

– Элек иң беренче апама күрсәтә идем. Ул «прикольно» дисә, бии башласа, димәк, җыр яхшы. Аннары әниләргә тыңлата идем. Хәзер җырларны директорым белән сайлыйбыз. Әлбәттә, иң беренче чиратта көйгә игътибар итәм. Җырның музыкасы белән сүзләре пар килергә тиеш.

– «Син минем янымда» дигән җырыңа төшерелгән клип телеканалларда бик еш әйләндерелә. Җырны популярлаштыруда клипның роле зурмы?

– Әгәр дөрес итеп төшерә белсәң, әлбәттә. «Син минем янымда» җырына клип төшерү идеясе миндә туды. Тик сценарийның беренче варианты белән килешмәдем. Аквапаркта төшәргә кирәк иде анда. Беренче тапкырдан ризалашса, Ранил буламы инде ул (көлә)?! Шулай итеп, фитнес-залда төшү идеясенә тукталдык. Сыйфатлы продукт булачагын алдан ук белдем. Беренчедән, режиссер яхшы, икенчедән, акчаны жәлләмәдем. Аны бит халык карый. Тагын берничә җырга клип төшерергә телим, сценарий да әзер инде.

– Халыкны тагын нинди «мөгез» чыгарып шаккатырырга уйлыйсың?

– Уйласаң, башыңны эшләтсәң, «фишка»лар бик күп инде ул. 2013 елда тыңлаучыларымны дүрт сюрприз көтә. Беренчесе – альбом. Бүген халыкка билгеле 10 җырым бар. Тагын берничәне яздырдык, алары әле беркайда да юк. Икенче вакыйга – сольный концерт. Аның өлешчә сценарие да язылды инде. Өченче сюрприз – яшьләр өчен бер кыйбатлы проект. Аны җәйгә планлаштырып торабыз. Дүртенче «фишка» әлегә сер булып калсын.

– Белүемчә, очрашып йөргән кызың юк. Әллә бу хәбәр искердеме инде?

– Юк, искермәде, йөргән кызым юк. Бәлки, насыйп ярымны очратмаганмындыр әле йә әзер түгелмендер. Мин бала телим. Тик әлегә өйләнәсем килми (көлә).

– 20 елдан соң Ранил Нуриевны ничек күрәсең?

– Өйләнгән, ике бала атасы. Апалар, әниләр белән җыелып, барыбыз бергә микроавтобуска утырып йөрербез. Ул вакытта төп эшемдә пенсиядә булачакмын инде. Һичшиксез үз бизнесым һәм атлар фермасы булачак. Мин атларны бик яратам. Кечкенә вакытта ук, зур үскәч, атлар фермасы салдырам, дип йөри торган булганмын. Һәм иҗат инде, әлбәттә. Мин киләчәктә дә үземне сәхнәдә күрәм. 

Фәнзилә Мостафина.

Чыганак.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.12.2012 02:21:38

Энем җаным биик дөрес эшлисең,толҗко 2 бала ал бергенә иркә була.Хатынн-кыз белән бәйләнә күрмә,гөмерең кыскарыр битең җыерчыкланыр.

06.12.2012 18:33:00

Ужас... тубэндэге фикерлэрне укып шулай дим....Суземне 2013 елае елы, синнэн башлыйм. Уйлый курмэ, "эллэ кем" булган дип мине, тик мин инде ничэ кон бу фикерлэрге укыйм, жавап язасым килэ иде инде, хэм менэ буген компьютер алдына утырып... язарга булдым. "клип тошереп эллэ кая китмэде ич эле,тынлаганым да юк,тынлыйсым да килми" дигэнсен. Тынлама, кем сина тынла ди, хэркемнен дэ узенен фикере инде, ошамый икэн ул жырчы, фикеренне узендэ генэ калдыр...Синен турында да шундый фикер йортсэлэ, ай-хай бик жинел булмас идее.Татарочк, синен бн килешэээм....
Карлы янгыр, Ну и что??????" Собчакнын Дом-2сына барган ди, шуннан, синен ни эшен бар анда??? Кешенен бит берторле генэ фикере булмый. Хэм инде купчелек кешелэр, Мина ошамый дом-2, тегелэй былай дилэр, аларга лшаса д, кеше кырында, кем эйтмешли: "крутая" имеш тэ, алар дом-2ны карамый,ну короче мине анлагансындыр, син дэ, бэлки, Дом-2 ны карыйсындыр д, э кеше кырында " акыллы" булып куренергэ телисендер... Менэ минем эйтэсем килгэн сузлэрем шул иде.Хэркемнен узенен тормышы, халык мэкале белэн эйткэндэ,"Хэр кеше, уз язмышына узе хужа"....

05.12.2012 19:39:37

сезнен ни эшегез бар инде..........барганмы кайтканмы......утырасыз гэйбэт чэйнэп.......гонах жыеп!авылдагы дояркалар кебек.

04.12.2012 18:10:16

Ник бэйлэнэсез ул егеткэ Собчакка барган шуннан нэрсэ булган инде? Дуслары чакырган аны, ул телэп бармаган анда!!!
Собчакны жулэргэ саныйсыз шунын очен ме?!

02.12.2012 23:03:46

акыллы егет булгач, апаем,Собчакнын дом-2сына барасын инде алайса...

28.11.2012 13:56:20

Кешене белмичэ, кеше чэйни белэсез.
Акыллы егет ул! Дорес фикерлэр сойли.

26.11.2012 13:45:01

карлы-янгыр,пиар кирэк ана,а то болай гына таныла алмый бит ул юк тавышы белэн,клип тошереп эллэ кая китмэде ич эле,тынлаганым да юк,тынлыйсым да килми.
Бу егет сэхнэ кешесе тугел.Имеш высший алган,ну и что ? ата анасынын акчасын жилгэ сипкэн дэ вэссалэм.Узенэ туры килми торган профессияне сайламаска да бит.
Бу егеткэ тонге дискэтуклэрдэ,стриптиз курсэтергэ яисэ сантехник булып эшлэргэ кирэк.100% шэрэ биеп йорсэ.Мэскэугэ дэ китэр эле)))

25.11.2012 19:55:08

Ойлэнми генэ тап апаем,кем сине мэжбур итэ.Аннан безгэ салкын да жылы да тугел,нигэ аны ботен доньяга кычкырасын?

23.11.2012 22:52:41

Кубрэк бала дип йорсэн,бер фахишэсе хэзер узенне элэктерер,Энэ Апас малаен Казан кызы элэктерде бит.Аннары "недалеко от ума"диярлэр синен турында да.
Жилбэзэк егет икэнен куренэ дип эйтсэм ялгыш булмас Ранил энем.

23.11.2012 22:49:51

Собчакнын Нуривка исе дэ китмэде.Собчак анын турында нинди фикердэ икэнен белэсезме сон?
Собчак бер интервьюсын да"я ничего не поняла"диде бит.Ранил балаларча соенгэн мескен),Собчакны куреп кайтты бит)))

23.11.2012 17:31:18

Киркоров икене "тапты", син дә табарсың, биргән булса!

Последние комментарии