Раушания Юкачева: Бөтен нәрсә бар, ул гына юк

Раушания Юкачева. Бу исемне ишеткәч, күз алдыгызга кояш кебек балкып торган актриса килеп баса торгандыр. Тормышын, иҗатын күзәтеп баручылар исә аның хакында көчле рухлы, энергияле, ярдәмчел дип тә әйтер. Рух дигәнең ничек ныгый? Пәрдә артында ни хәлләр бар? Гомумән, театр дөньясы хатын-кыз актриса күзлегеннән нинди? Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Раушания ханым, хатын-кызга, нинди генә һөнәр иясе булса да, уңышка ирешү җи­ңел түгелдер дип уйлыйм.

 
– Җиңел түгел, әмма хатын-кыз барын да булдыра. Ир-ат, мәсәлән, максатына туры гына бара, хатын-кызның уңыш юлы тармаклы. Аңа җитмешкә бүленергә, туры юлыннан тайпылып, төрле тармакларга кереп чыгарга туры килә. Юлың озынрак булган саен, мәшәкате күбәя, әмма тормышның тәме арта гына.
 
– Үзегезгә театр дөньясына кереп китү авыр булдымы?
 
– Авыр дип әйтмим, әмма борма юллар аша килдем. Язмыш ничек куша бит… Өстәвенә без – әти-әни сүзеннән чыкмый торган авыл балалары. Мин дә, сүз тыңлап, элемтәчеләр техникумына укырга кердем. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәккә операция ясатырга туры килде. Шуннан соң бер ел укырга ярамады. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бардым. Ул сентябрь аенда оештырылган өс­тәмә имтихан иде. 37 кешедән бишебезне сайлап алдылар. Театр училищесын 22 кеше тәмамладык. Бу төркемнән сез Мәскәүдә яшәүче артист Роза Хәйруллинаны, драматург Рәдиф Сәгъдине, режиссер Нурания Җамалины беләсез. Кай­берләребез исә училищедан соң башка һөнәр сайлады. Чөнки артист булган хатын-кызга көч кенә түгел, бик күп очрак­лык­ларның да ярдәм итүе кирәк. Ярый ла минем ирем театр тормышын аңлый, сәхнә кануннарын, кайчак тәү­лекләр буе эшләргә кирәклеген белә. Бу һөнәрне белмәгән ир-ат хатынын тәүлек буе эшләргә җи­бәрәме соң? Чөнки хатын-кызның иң беренче вазифасы – гаиләсен, балаларын кайгырту. Шуңа күрә театр дөньясында ялгыз хатыннар күбрәк. Ире – театр артисты, хатыны башка һөнәр иясе булган парларның гаиләсе нык булырга мөмкин әле. Әлеге дә баягы хатын-кызның мондый вәзгыятьләрне аңлау дәрәҗәсе зуррак.
 
– Шулай итеп, хисле, еш кына куш йөрәкле булырга туры килә торган һөнәр сайлагансыз…
 
– Әлбәттә, сәхнәдә йөрәгеңә бәргән вакыйга гына табигый, ихлас килеп чыга. Бәлки, бу – яз­мы­шыңа аваздаш хәлдер, ә бәлки, сиңа бөтенләй ят күренештер. Алай булса, күзәтәсең, образыңны тулы канлы иткәнчегә кадәр эзлә­нәсең. Аллага шөкер, рольләрем күп һәм төрле булды. Бала-чагадан башлап, төрле кичерешләрне башкарырга туры  килде… Сезнең сорау Шәмсекамәремне искә тө­шерде. Мин бит аны башта уйный алмый аптырый идем. Хәзер булса, бәлкем, башка төрле дә эшләгән булыр идем. Әле күптән түгел генә сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл казасында һәлак булды. Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр хәсрәт. Үз кызымдай якын иде ул миңа. Шәмсекамәрнең дә күз алдында баласын суга төртеп төшерәләр. Репетиция вакытында тыным кысылып, буылып идәнгә егыла идем. Режиссер Празат Исәнбәт, нигә син шулай кабул итәсең, дип сүгә иде. Бердәнбер кызым күз алдына килә, ул бата төсле тоела, ниш­ләтәсең. Празат абый, алайса, син – начар артистка, дип әйтә, бу вакыйга эчендә яшәр­гә, шул ук вакытта үзеңне читтән карап, бо­ларның чын түгеллеген аңларга тиеш, ди иде.

– Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчән­тәев. Бу режиссерларның һәр­кайсы – үзе бер чор. Алардан нәрсәләр алып калдыгыз? Сә­лимҗановтан Бикчәнтәев чорына күчү авыр булдымы?
 
– Үзгәрешләрне табигый кабул иттем. Празат абыйда укыдым,  Марсель абый белән башыннан ахырына кадәр бик күп эшләдем. Фәрит белән исә без – дуслар, без – бер чор балалары.
 
Празат абый Исәнбәткә “Бә­хетсез егет” спектаклендә уйнатканы өчен рәхмәтем зур. Галиәсгар Камал әсәрләре театрда сирәк куела. Шуңа күрә андый спек­такль­ләргә эләгеп каласың икән, ул – бик зур бәхет. Аның теле, сөйләм алымы, җөмләсенең аһәңе, моңы башка. Татар теленең байлыгын күр­сәтер ­­өчен мин Галиәсгар Камал әсәрләрен дәреслекләргә кертер идем. Празат абый “Таһир – Зөһ­рә”дә Зөһрә роленә билгеләп тә үсендерде. Гомумән, ул безнең буынны классикада тәрбияләде.
 
Марсель Сәлимҗанов – иң авыр чорда театрны саклап калган шәхес. Туксанынчы елларда без бер сезонга 7-8 премьера чыгара идек. Әгәр ай саен премьера булып тормаса, халыкны театрга китерү бик авыр иде. Ул вакытта бюджет оешмаларында акча юк, талонга яшәгән чор. Марсель абый спектакль артыннан спектакль чыгарды. Шуның белән театрны, драматургияне  алып калды. Яңа әсәрләр туды, драматург буларак Зөлфәт Хә­ким, Мансур Гыйләҗев ачылды. Үзара сөй­ләшеп, шаярышып утырганда “Ка­зан егетләре” туды һәм сәх­нәгә менде. Анда бит рольләре дә артистларга карап язылды. Әйтик, Раушаниядән чыгып Фир­дәвесне, Розадан – Асияне, Лю­циядән – Хәбибәне, Венерадан Фәүзияне язды. Егетләрне дә шулай, артистларны күзаллап язды Мансур. Аннары Зөлфәт Хәким­нең Марсель абый заказы белән язылган “Кишер басуы” һәм башка әсәрләре  куелды. Марсель абый Ркаил Зәйдулла белән дә эшли башлаган, бик матур тандем барлыкка килгән иде дә бит. Марсель абыйның гомере кыска булды. Аларның “Саташкан сандугач” спектакле ул чорны шул­кадәр тәңгәл чагылдыра иде. Мин анда җитәкчене уйнадым.
 
Фәрит – әйткәнемчә, яшьтәш. Бергә укмашып яшәгәнгә, без чорлар алмашуын сизмәдек тә. Артистка исә яңалык кызык, ул аны гомер буе көтә. Беләсеңме, минем уйналмаган бер ролем калган икән әле. Шәп кенә бер әбине уйныйсым килә.
 
– Әби роле проблема түгел­дер инде ул?
 
– Проблема шул менә. Бүген иң зур проблема – әби роле. Әби генә түгел, хатын-кызга атап язылган пьесалар да юк. Син, карьера тө­зергә мөмкинлек бармы, дип со­рыйсың. Ә бит драматург башлыча ир кеше вакыйгасын яза. Хатын-кыз анда ир образын тулыландыручы булып бара. “Әни килде” ди­сең. Анда да бит әни түгел, балалары ачыла. Анда ничә малай, ничә төрле кызыклы язмыш. Ә бармы шунда кызыклы хатын-кыз роле? Шул ук квартирант апа, шәф­кать туташы, килен­нәре – аларның бит язмышлары ачылмый. Хәтта Үзбәкстаннан кайткан Гөлчирәнең дә язмышы юк, иренең язмышы бәян ителә. “Татар хатыны ниләр күрми”не мисалга алыр идең, анда бичара хатын үлә дә, барыбер вакыйгалар иргә кайтып кала. Хатын-кыз образы Островский, Чехов әсәр­лә­рендә бар. Алар исә бездә дис­тәләгән еллар куелмый. Ә бит тамашачы да, үзебез дә, тән­кыйть­челәр дә роль аша фикер йөртә. Бүгенге драматург исә 30–40 яшьлек ирләрне, димәк, үзен чагылдыра.
 
– Димәк, хатын-кыз драматурглар юк.
 
– Андый драматург булса да, хатын-кыз проблемасын ача аламы әле ул, юкмы. Чөнки хатын-кыз һәрвакыт үзен икенче планда күрә.
 
– Тормышта да шулай: сез дә иң элек ирегез Николай Юкачевны кайгырткансыздыр.
 
– Әлбәттә, шулай. Хезмәт хакларын күтәрү турында сүз булса да, артист хатыннар иң элек ирләрен кайгырта. Мин дә шулай идем. Гәр­чә ул чакта уйнала торган роль­лә­рем иремнекенә караганда күбрәк булса да. Миңа Коля ышыгында яшәү кирәк иде. Ирем өчен күбрәк көрәштем һәм, исән булса, кө­рәшәчәк идем әле… Бөтен кеше дә көрәшче түгел. Мин шундый. Әмма беркайчан да үзем өчен сорамыйм, кеше өчен таулар күчерә алам.
 
– Ирегез белән партнер булган рольләр күп идеме?
 
– Бергә бик аз уйнап калдык. “Бәхетсез егет” һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган “Зөлфия”дә (авторы – Кашшаф Әмиров)  уйнадык. Аннан ул олыгаеп китте һәм комик роль­ләргә күчте. Миңа һаман да бала-чага, героиня рольләрен бирәләр иде. Героиня… Аннан да бушрак роль юк инде. Миңа язмышлы рольләр кызыграк.
 
– Бер-берегезгә рольләрне аңларга ярдәм итә идегезме?
 
– Николай – урыс милләтеннән. Аңа беренче мәлләрдә авыррак иде. Бигрәк тә Галиәсгар Камал әсәрләре катлаулы булды. Әмма тырышлыгы белән телне шулкадәр яхшы үзләштерде, күп кенә татарлардан әйбәтрәк сөйләшә иде. Ә татар театрын сайлавы болайрак: ул укырга кергәндә театр училищесында урыс төркеме булмаган. Аңа, татарча беләсең дип, татар төркемендә укырга тәкъдим ит­кәннәр. Барыбер армиягә китәсең бар, кайткач, кайда укыйсын үзең хәл итәрсең, дигәннәр. Өч ел хез­мәт итеп кайтканнан соң, аңа чынлап та сайлау мөмкинлеге бар иде. Әмма без беренче көнне үк танышып өлгердек һәм бергә укырга булдык. Укып бетерүгә өйлә­неш­тек. Бергә 29 ел яшәп калдык. Быел аның фанилыктан китүенә 10 ел була. Бөтен авырлыкларны кич­кәннән соң рәхәт тормышта, онык­лар сөеп яшәр чак юкса. Үзем өчен  түгел, аны рәхәттә яшәтәсем килә. Рәхәттә яши алмыйча китте. Бөтен нәрсә бар, ул гына юк.
 
– Югалту ачысын күтәрергә нәрсә ярдәм итә?
 
– Минем таянычым – театрым булды. Ун ел узып бара, кайбер мизгелләр кайтып-кайтып исемә төшә дә, бу ничегрәк булды соң әле, дип уйланам. Димәк, ул мәсьәләләргә мине катнаштырмаганнар, миннән башка хәл ит­кәннәр булып чыга. Бу миңа гына кагылмый, һәммә кешегә кагыла. Хәсрәттән йолкып чыгаручы да шушы театр булды.
 
– Кызыгыз нинди юнәлеш­тә китте?
 
 – Сәнгатьтән әллә ни ерак китмәде. Ул театрда үскән бала бит инде. Кечкенәдән сәхнәдә уйнады, бию түгәрәгенә йөрде. Аның өчен башка дөнья юк та. Шуңа күрә Мәдәният институтында менед­жер-икътисадчы һөнәрен үз­ләш­терде. Реклама – үзе бер сәнгать. Кызым да ире белән укыганда танышты һәм укып бе­тер­гәннән соң өйләнеш­теләр. Аның ире – элемтә компа­ниясенең төбәк бүлеге директоры. Һөнәре буенча бер урында гына яшәмиләр. Элег­рәк Ерак Көнчы­гышта яшәсәләр, хәзер көньяк­ка күченделәр. Кыс­касы, алар­ның да тормышы тәгәрмәч өстендә үтә. Ике оныгым бар. Алар да сәхнәдә үсә. Беренче сыйныфта укучы оныгым шәһәр буенча нәфис сүз  бәйгесендә беренче урын алды. Минем өчен бик сөенечле хәбәр инде бу.
 
– Әби ролендә уйныйсым килә, дидегез. Сезнең энергия әби роленә бик туры килеп бетми дә кебек.
 
– Рәхәтләнеп көлдердең. Мин­дәге көчне чыгарып бетерерлек роль­ләр булмады, ахрысы. Шуңа күрә мин гомер буе ике эштә эшләдем. Моңа карап гаиләм, балам беркайчан да беренче урында булудан туктамады. 1989 елда “Балачак” студиясе ачылды, аны җи­тәк­ләдем. Шамил абый Закиров директор булганда урынбасары булып эшләдем. Шәһәр филармониясе директоры булдым. Ирем авырый башлагач, аннан гариза язып киттем. Гомумән, бервакытта да урынга ябышып ятмадым. Юкка гариза язасың, моннан китсәң, кемгә кирәк син, дип әйтүчеләр дә була иде. Ләкин бервакытта та озак эшсез утырмадым, икенче берәү ча­кырып ала иде. Иремне югалтуны бик авыр кичердем. Бу яктан Шамил абый – бик сизгер кеше. Чакырып алды да, өйдә елап утырудан мәгънә юк, әйдә эшкә тотын, дип үгетләде. Шулай итеп, Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшлә­дем. Анда биш ел эшләгәннән соң, сайлаулар үткәч, үзем өчен яшәргә кирәк дип, берлектән киттем. Шул арада институтта югары белем алырга да өлгердем.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии