Раяз ауга көн саен да барыр иде

Раяз Фасыйхов бу арада яхшы гына эшләп алып, чын ирләрчә ял да иткән. «Минем белән кал әле» дип аталган җырына клип төшергән ул.

«Ниһаять, бер матур мәхәббәт, өметле мәхәббәт турында җырыма клип булачак», – дип елмая җырчы. Хәтерләсәгез, моңарчы дөнья күргән өч клип – «Син миңа киләсең», «Эзләмә син кабат очрашулар», «Кадерле кешебез» – бик моңсу иде шул. Монысыннан ниләр килеп чыкканын тиздән күрербез, клип  әзер булачак ди. Ә менә ял итүенә килгәндә, еш кына дусты Марат белән ауга барырга ярата икән. «Көн саен йөрер идем әле», – ди хәтта. Аучылыкка мәхәббәтне аңа нәкъ менә дуслары сеңдергән. Әгәр дә сез Раязга бүләк-мазар ясарга уйласагыз, коралга рөхсәт кәгазе бүләк итә аласыз. Ә мылтыкны Раяз үзе җентекләп сайлап алыр.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.04.2013 09:42:30

Камбала балыгы тотып кайта микән,әллә тармаклы поши мөгеземе?

15.04.2013 23:22:36

Ауга йөрүе ни мәгънәдә икән соң аның? Сулга йөрүне шулай заманчалап әйтү түгел микән? Бик шук егеткә охшаган, күзләре әйтеп тора.

15.04.2013 19:43:33

Ауга йореп кош-корт,жэнлек жанын кыйма,Раяз!Анын гонахы бик зур.

Последние комментарии