Раяз Фасыйхов аена 1 млн сум акча эшләргә хыяллана

Бу турыда ул "сер итеп кенә" "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә әйткән.

“Елына 12 млн. сумга рәхәтләнеп яшәр идем, - ди Раяз, - Рәсми чыганак аша, бөтен җырчылар да күрсәтергә ризалашса, мин дә үз керемемне күрсәтергә риза булыр идем. Ник күрсәтмәскә? Ә менә болай берүзем генә аерым сумма әйтә алмыйм. Менә гаиләмнең торак шартын яңартып йөрим, киңәябез дип әйтә алам. Хыялдагы сумма бар үзе – аена 1 млн. сум акча эшләп булса, рәхәтләнеп кинәнеп яшәр идем. Елына 12 млн. сум була инде ул. Әле андый суммага миңа ерак. Гаиләм әллә нинди нәрсәләр сорап тинтерәтми, булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшибез”.
 

Афәрин, Раяз! Менә дигән хыял. Тик бу хыялыңны салым инспекциясендәгеләр ишетеп алмасын...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.08.2011 16:35:34

Раяз, Раяз! Исегез киткэн икэн шул малайга. Жырлаганда ботен кыланышлары, уз-узен тотышлары, мимикасы Айдар Фэйзерахмановныкы. Бернинди оригинальлек, ухенэ хас узенчэлек юк ул малайда.

08.08.2011 12:28:16

туена 1 миллион салдылар бит инде кая куйдын?

Раязны улеп яратам узе.но аена 1 млн эшли алыр микэн ул ? андый кешелэрне бит тыныч кына яшэтмилэрдэ пелэш башлы,кара кузлек,кулында чылбыр эйлэндергэн абыйлар,байларда бит андыйларга эзрэк тортеп тора,э мин Раязнын исэн-имин йоруен телим! татар эстрадасында Илхам абый аннан Салават Фэтхетдинов булса ,татарнын мэнге мэгьрур калучысы Раяз булыр дигэн ометтэ яшим.Молодец Раяз унышлар сина!!!

04.08.2011 12:41:16

Акчаны болай да аз эшлэми бит Раяз! ойлэнуен дэ хэлле кешегэ ойлэнде. и то житми! азды халык!

03.08.2011 07:47:10

Гариф эфэнде,минемчэ фикерегез ялгыш,дорес тугел. Раяз кебек жанына утеп керерлек итеп жырлый белучелэр куп тугел.Аны тынлап,аны карап халкым очен горурланырга була.Э акчага килгэндэ,сэлэтле кешенен хормэтедэ булсын,бай булсын Раяз! Акчанын тамгасы юк анын,хэлэл генэ булсын.

02.08.2011 23:03:52

Матур хыял конечно. Тик сразу миллион белэн башлаган кеше,анын белэн генэ канэгатьлэнер микэн сон?

02.08.2011 21:13:00

Айга 1 миллион - кешене боза ул. Раяз алдан ук үзенең өметсез һәм бозык кеше булачагын яшерми әйтеп бирде. Бәлки, Раязны бергәләп тайгак юлга кереп китүдән саклап кала алырбыз, җәмәгать. Бераз тәрбияләп, тәпәләп алыйк бу малайны.

02.08.2011 15:36:03

акча беркайчан да житми инде ул.....

01.08.2011 22:58:53

Бу талантлы балакайны йолдыз хэм акча чире юкка чыгармаса ярый инде!Бик яратам узен

01.08.2011 21:52:05

Безнен кесэгэ керергэ жыенасын брат,но врядли.Концертларга тамагы тук кешелэр генэ йори,э андыйлар азаеп бара.Сезнен диск эйлэндергэнегезгэ куплэр уже риза тугел,уз тавышыгыз белэн 2-3-жырдан артык башкара алмыйсыз

Последние комментарии