Раяз Фасыйхов кызына эш хакы түли

"XXI гасыр балаларын башкачарак тәрбия таләп итә дияр идем. Әлбәттә, традицион тәрбия нигездә кала: өлкәннәргә – хөрмәт, өстәл артыңда үзеңне ничек тоту һ.б.

Бүгенге бала белән беренче чиратта дус булу кирәк. Тавыш күтәреп аңа теләгәнеңне җиткерә алмаячаксың. Аңа барын да аңлатып бирергә кирәк. Болай эшләсә ничек начар булачак, эшләмәсә – никадәр яхшы булачагын сөйләп бирү мөһим. Бер «ярамый» сүзе генә эшләми хәзер.

Аннары, баланы акча тотарга кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Венера минем командада эшләгәч, мин аңа акча түләргә тиеш. Түлим. Бер чыгышы – 1 мең сум. Концерт тәмамлану белән, иң беренче булып килеп баса, үзе эшләп алган хезмәт хакына бик сөенә. Акчасын тәм-томга, юк-барга тотмый. Кирәк әйбер алам дип җыя. Матур сыйфаты бар, ул да тәрбиянең бер җимешедер дим, үзенә әйбер алса, энесен дә онытмый. Берьюлы үзенә дә, аңа да бүләк ала. Эш хакы аңа стимул бирә, ул тагы да тырышыбрак эшли. Һәр хезмәт түләнергә тиеш, дигәнне аңлап үсә. Мин моңа шат", дип белдергән Раяз "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии