Рәфинәгә паспортын вакытында алыштырмаган өчен штраф түләткәннәр

Шушы көннәрдә җырчы Рәфинә Ганиуллина кияүгә чыкканнан соң, фамилиясен үзгәртү өчен паспортын алыштырган. Әмма моның өчен аңа 2000 сум штраф түләргә туры килгән.

Чөнки канун буенча, ЗАГСта язылышкан көннән башлап фамилия үзгәртелгән очракта, 1 ай эчендә паспортны алыштырырга кирәк. Әмма яшь гаилә бу турыда белмәгән, бу хакта аларга әйтүче дә булмаган. 

"Таныш булыгыз - Рәфинә Камалова!", дип язып куеп, паспортындагы фотоны элеп куйган ул үзенең instagram битенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.10.2014 10:49:50

Белмэу жаваплылыктан коткармый.

Последние комментарии