“Рәхәт Лукум” кызлары декретка киткән

Бу арада “Рәхәт Лукум” кызлары сәхнәдә күренми башлады. Баксаң, моның үз сәбәпләре бар икән. Кызлар бер-бер артлы кияүгә чыгып, бер чорда бәбигә дә узганнар. Күрәсең, кызлар иҗат турында гына түгел, ә бала алып кайту турында да уртага салып сөйләшкән.


Римма апрельдә бәби тапкан, Линараныкы июньдә аваз салган, ә Рузиләнеке июльдә туарга тиеш. Шуның өчен продюсерлары аларга ике еллык декрет ялы биргән. Ә хәзер "Рәхәт Лукум"ның декретка киткәнче яздырган "Кызларның хыяллары" җырын тыңлап карыйк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.07.2012 20:29:04

Рәхәттән соң, дерет булырга тиешлеген мәнди анасы да белә))))))

Последние комментарии