Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар: “Игезәкләр тормышы – апа белән сеңелнеке кебек кенә түгел”

Эстрадада парлы дуэтлар артып тора. Ләкин Батыровалар – берәү генә. Хатын-кыз игезәк җырчылар турында әйтүем. Гади, ихлас, эчкерсез Рәзилә һәм Рәмилә Батыровалар белән рәхәтләнеп, ачылып сөйләштек.Кызлар, сез бер-берегезгә шундый охшаган... Аерып та булмый үзегезне. Тормышта моның файдасын күрәсезме?
Рәзилә:
– Игезәкләр тормышы ул – апа белән се­ңелнеке кебек ке­нә түгел. Без бер-бе­ребезне карында чактан ук беләбез бит. Бу чын могҗиза кебек. Аннан, без сирәк очрый торган “зеркальные близнецы” төркеменә керәбез (миңнәр бер урында урнашкан). Игезәк булуыбызны тормышта кулланмасак, гөнаһ булыр иде. Мәктәптә укыганда шигырьне беребез генә ятлый идек. Кайвакыт шаярып, бер-беребезнең ошатып йөргән егетләре белән дә аралаша идек. Тавышлар охшаган, аермыйлар.
 
– Ә холыкларыгыз?

Рәзилә:
– Мин тыныч, хыялыйрак. Киңәш­ләр бирергә яратам. Рәмилә реалист, мине күктән җиргә төшерүче. Янып торган утка да керер, атны да туктатыр, диләр бит әле, ул шул төркемнән. Эш башлаганда да аңа ышанам, җаваплы карый, авырлыкларда сынмый-сыгылмый. Шулай булса да, күңеле йомшак аның, ул ягын мин генә беләмдер, тик кешегә күрсәтмәс.
 
– Әти-әниегез кемнәр?
 
– Без дүрт кызлы гаиләдә туып-үстек. Әтиебез Мансур белеме буенча режиссер, укытучы, Ислам дине буенча белемнәре бар. Гомере буе мөдир вазыйфасындагы эшләрдә хезмәт куйды (авыл клубы, икмәк пешерү, картлар йорты мөдире, колхоз рәисе). Хәзер гомер көзенә җиткәч, җанына якын, йөрәге кушкан хезмәтендә – Мамадышта “Изге нур” мәчетенең имам-хатыйбы булып тора. Әниебез Фәүзия тегүче булып эшләде. Эш урыны беткәч, өйдә безне үстерде. Аннан пешекче белемен үзләштереп, 12 ел эшләгәннән соң лаеклы ялга чыкты. Хәзер бакчада казына, җиләккә йөри, безгә сәхнә костюмнары тегә. Күпчелек сәхнә киемнәре – аның кул эше.
 
– Мондый гаиләдә тәрбиянең дә шәбе тәтегәндер?

Рәмилә:
– Кечкенәдән бик тырыш кызлар булдык. Сыерын да саудык, тиресен дә түктек, печәнен дә җыйдык, өй эчендәге эшләрне әйтмим дә... Студент вакытта да әти-әнигә авырлык килмәсен дип, промоутер, университетта сәркатип, кибеттә фасовщица да булып эшләдек, туйлар да алып бардык.

Рәзилә:
– Җир йөзендә бездән дә бәхетле балалар булмагандыр. Әти-әни җил-давыл тидерми, чәчәк кебек үстерде безне. Әнигә авыр дип, имтиханга әзерләнергә тиешле ике-өч көнне дә авылга кайтып, эш эшләп уздыра идек. Аңа карап “өчле”гә укымадык, йөзләренә кызыллык китермәдек. Кызыл дипломнарга бетердек. Бөтен уй – әти-әнинең ышанычын аклау.
 
– Киләчәктә җырлап йөрергә генә уйлыйсызмы?

Рәмилә:
– Өч югары белемебез бар. Әлбәттә, җырлап кына йөрмибез. Вокал-музыка укытабыз, укучыларыбыз арасында 4 яшьтән башлап 50-60 яшьтәгеләр дә бар. Киләчәктә бертуган игезәк Батыроваларның вокал-студия мәк­тәбен ачарга хыялланабыз. Аннан тыш, туй-юбилейлар алып барабыз, үз командабыз бар.
 
– Күмәк концертларда бик күрен­мисез...

Рәмилә:
– Икебезнең дә кечкенә балаларыбыз бар. Быел балалар бакчасына биреп, үз эшләребезгә чыгарга уйлыйбыз.
 
– Үз гаиләләрегез белән якыннан танышыйк әле... Рәмиләнең тормышында зур сынаулар булып алганын беләм. Сөйләрсеңме?

Рәмилә:
– Кеше тормышында ике гаилә була: берсе туып-үскән, икенчесе үзең барлыкка китергән. Минем икенче гаиләм бик кечкенә, нибары ике кеше генә без: мин дә, кызым Мәликә. Ирем белән ике ел инде бергә түгелбез. Мәликәм белән йөкле вакытта ук бергә яши алмаячагыбызны аңладык. Сәбәбен әйтеп тормыйм, матур булмас, ул кешенең әле өйләнәсе бар. Аерылгач та бу темага күпләр интервью бирүемне сорады. Ризалашмадым. Ник дигәндә, бәби көткән мәлем, артык стресс файдага булмас иде. Матбугат чараларына гына сенсация, ә минем өчен ул вакытта йөрәктә чи яра иде... Башта 101 уй кайнаган чак... Рәхәт тормыштан хатын-кыз баласын ятим итеп аерылмый. Бу адымга барырга кискен сәбәпләр этәрде. Бер кыз да ак күлмәкләр киеп “менә кияүгә чыгам да аерылам” дип тормыш башламый. Ни генә булмасын, тормышка оптимизм белән карыйм. “Әни” дип кочып уятучы кызым янымда. Аның өчен яшисе, эшлисе, иҗат итәсем килә. Гел әйтә торган сүзем бар: “Мин кызыма гомер биргәнмендерме, әллә ул миңамы...” Хәзер инде авырлык­лар артта калды, күңелдән авыр таш төшкән кебек хис итәм үземне. Элекке иремә карата эчемдә ачу сакламаска сүз бирдем. Чөнки бу вакыйганы башта, йөрәктә тотсам, ул чиргә әверелер иде дип уйлыйм...
 
Рәзилә:
– Ирем Фәнил исемле. Тумышы белән Теләче районыннан. Язилә исемле кызыбызны үстерәбез. Бервакыт кызлар белән чәй эчеп утырганда, миңа: “Кайчан кияүгә чыгасың инде?” – дип сорау бирделәр. Шунда: “Менә шушы өч ай эчендә татар милләтеннән булган, эчми, тартмый торган егет очраса, шунда ук кияүгә чыгам”, – дидем. Әллә Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килде, бер ай узганнан соң, булачак ирем белән таныштым. Сигез ай йөргәннән соң өйләнештек. Тормышыма шөкер кылып яшим. Рәмиләмнең гаилә хәле мине дә зур кайгыларга салды. Син бәхетнең җиденче катында булып, сыңарың газап чиккәндә йөрәк өзелеп төшкәндәй була. Аны ничек тынычландырып, ничек сакларга белмәдем. Кешенең сүзләре, гаепләре агылды... Корсаклы килеш ничек түздең дим... “Үзем генә беләм”, – ди. Хәзер, Аллага шөкер, бар да артта калды. Бала хакына элекке ире белән уртак уңай фикергә килделәр. Икесенә дә бәхетле тормыш теләп калам.
 
– Ә үпкәләшкән чакларыгыз буламы?

Рәмилә:
– Юк. Ярты сәгать­тән ары сөйләш­мичә тор­ганыбыз юк. Нерв түз­ми, шунда ук дус­лашып, сөйләшә баш­лыйбыз.
 
 
***
 
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 15 август 2019 № 32

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии