Рәмзилә Хөрмәтова әни булды

Кыз бала 10 феваль көнне кичке унбер тулырга егерме минутта дөньяга аваз сала. Авырлыгы 3, 8 кг, буе 53 см. 17 февральдә исә яшь әти-әни Казандагы фатирларына мулла чакыртып, кызларына Наилә дип исем куштырдылар. Аннан соң ерак юлга кузгалдылар.
"Иремнең эше Әлмәттә булгач, яшәргә анда күчендек. Хәзер мин декрет ялында, бар игътибарымны бала тәрбияләүгә бирәчәкмен. Тулгак газаплары кичереп, бала табу җиңелләрдән булмады. Әмма йөрәгемнән өзелеп төшкән бәгырь җимешемне күкрәгемә китереп салгач, бар авырлыклар онытылды. Хәзер әни булуның никадәр җаваплы икәнен аңлыйм. Кызыбызга исемне бик озак эзләдек, чөнки ул кешенең язмышын билгели диләр. Унлаган исем арасыннан Наиләгә тукталдык. Ул "максатчан" дигәнне аңлата. Аннан соң бала таптыручы табиб шулай ук Наилә Гайнанова. Ирем Ринатның әнисенең энесе Наил абыйга хөрмәт йөзеннән дә кызыбызгы әлеге исемне кушарга булдык", дип сөйләгән Рәмзилә "Ирек мәйданы" газетасына.
Комментарии
Тагын дип инде... ул бит картаеп калган яисэ куп тапкырлар кияугэ чыккан кыз тугел. Э 30 яше дэ тулмаган, япь-яшь кыз. молодец!!!
Бик олы кеше ахыры бу.
Рәмзилә! Котлыйм! Бәхетле гаилә тормышы телим!
Тэки киягу чыкты бу кыз