Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә?
- Рәнис Габбазовның Вконтакте төркемендәге рәсми төркеме хакерлар тарафыннан юк ителде. Иң элек берәү төркемне юк итүне таләп итеп язды һәм шуннан соң төркем юкка чыкты. Бу күңелсез хәл җырчының гастрольләре башланыр алдыннан килеп чыкты. Әмма юристларыбыз вәзгыятьне шундук хәл итте. Шөкер, төркем гадәттәгечә эшли башлады. Һөҗүм итүченең кем икәне безгә билгеле, ләкин аның исемен әлегә әйтә алмыйбыз, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Р.Ваһапов фондының җәмәгатьчелек белән элемтә җитәкчесе Айбикә Фәттахова.
Айбикә әйтүенчә, соңгы арада Ваһапов фондының электрон почтасына да һөҗүмнәр ешайган. "Хакер һөҗүмнәренә каршы торырга юристлар һәм техник хезмәткәрләр ярдәм итә. Моңа кадәр кисәтү белән генә чикләндек. Эш зурга китсә, һөҗүм итүчене җаваплылыкка тарту ихтималы бар", - дип белдергән Айбикә Фәттахова.
Комментарии