Резеда Шәрәфиева кызының туган көнен уздырган (ФОТО)

Җырчы Резеда Шәрәфиеваның кызы Зөләйха 9 яшен тутырды. Әле кайчан гына тәпи йөреп киткән сабыйның үсеп килүен Резеда ханым үзе дә сизми калган.

Шулай ук Зөләйханы әтисе белән ике тамчы су кебекләр, дип тә өстәде. Әмма тормыш иптәше Фәнис әфәнденең массакүләм мәгълүмат чарасында күренгәне юк. Шоу-бизнестан читтә йөрүне өстен күрә, гәрчә Резеда ханым анда кайнаса да. Туган көн үзе кафеда да, башка урында да түгел, ә нәкъ менә өйдә туганнары, гаилә дуслары, аларның балалары янәшәсендә узган.

- Кызыбыз Зөләйханың табу вакытын табиблар үземнең туган көн - 10 гыйнварга билгеләгәннәр иде. Әмма аңа алданрак, 7 гыйнвар көнне мәрхүм әтием Дамирның туган көненә туарга насыйп булган. Ул вакытта әтием исән иде әле. Зөләйхабыз бөтенебез өчен дә көтеп алынган бала булды. “Резеда, кызың бигрәк үзеңә охшамаган бит. Коеп куйган әтисе булган да куйган инде менә! Бәхетле бала булыр”, - дип әйтәләр кызымны күргәннәр. Чыннан да, кызым үземә охшамаган (елмая). Бәхетле, исән-сау бала булып үссен инде. Үзем өчен дә кадерле, бердәнбер бит инде ул. Ни дисәң дә, 40 яшемдә дөньяга китергән мәхәббәт җимешебез. Туган көнен ел саен көтеп ала ул. Кичә дуслары белән мәш килеп уйнадылар. Алып килгән бүләкләренә сөенеп туя алмады. Әтисе белән нәрсә бүләк итәргә дип, бик озак уйладык-уйладык та, телефон алып бирдек, - диде Резеда Шәрәфиева.



Алма алмагачтан ерак тәгәрәмәгән кебек, 2 нче сыйныфта укучы Зөләйха да җырга-моңга мөкиббән. Бию, рәсем түгәрәкләренә йөри. Элегрәк шахмат уйнау белән дә мавыгып алган. Ә менә узган ел Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиевларның “Бәхетле балачак” исемле концертларында җырлап барысын да шаккатырган. Үзе дә, аннары Равил әфәнденең улы Сәйдәш, кызы Әминә белән триода да җырлаган.

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру".

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.01.2015 15:56:04

Кит аннан, усеп килуне дэ сизмэскэ!
Усеп китуен, дисэгез икенче нэрсэ, билгеле.)))

Последние комментарии