Рифат Зариповның улы туды!

Танылган юмор остасы, "Җомга киче" тапшыруы алып баручысы Рифат Зарипов әти булды! 26 августта кичке 8дә Казанның 4нче бала тудыру йортында тормыш иптәше Диләрә ир бала тапкан. Сабыйның авырлыгы - 3670 кг, буе - 54 см. Озак кына уйлашканнан соң, балага Ислам исемен кушарга булганнар.

Рифат Зариповның ипотекага алган өч бүлмәле фатирында 12 кеше яши икән! "Ике абый, аларның хатыннары һәм икешәр балалары, без, хәзер инде, Аллага шөкер, улыбыз, аннан соң ноябрьдә абыйның баласы туарга тора - менә бу байлык! Бездә кызык, рәхәт, Санта-Барбара читтә торсын! Бер өйдә өч килен! Ә дөресен генә әйткәндә, беркем дә туганнары белән бу дәрәҗәдә дус-тату яшәми. Без бергә эшлибез, бергә яшибез", – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә киң күңелле Рифат.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.09.2015 16:13:28

А не пора бы бу авыл кешелэренэ авылларына кайтырга,яталар шахарда эшсез.

31.08.2015 21:28:00

Хатыны суз эйтэ алмыйдыр инде. Кая барсын. Ул ашарга пешерэ башлагач сизелэ. Телэгэнне ашап булмый. Куп кирэк. Туйганчы ашап булмый. Ала башлагач 1 тавык ашка эз. Кунакка 3 конгэ кайтканда да туям-килен булгач эйтеп булмый. Сыйларга да куп кирэк. Ала башлагач очпочмакка ите дэ кыйбат

29.08.2015 14:36:56

Котлыйм!!! Ну оч гаилэнен бергэ яшэве... Юк,туганнарым белэн бик яхшы монэсэбэттэ булсам да мина болай яшэу ошамый. Абыйлары яки коттедж салып энесендэ вакытлыча яши, яисэ бик булдыксызлар. Оченче вариантны курмим эле мин монда.

Последние комментарии