Ринас Әхмәтовның кызы туды!

Җырчы Ринас Әхмәтов өчен 2016 ел уңышлы башланды: 3 гыйнварда ул икенче тапкыр әти булды! "Узган ел февральдә "Мин яратам сине тормыш" җырына клип төшергәндә, тормыш иптәшем дә катнашты. Ул бала тудыру йортының тәрәзәсе төбендә курчак тотып төште.

Күрәсең, юрауларбыз юш килгән, тагын бер кызыбыз туды", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чаллыда яшәүче җырчы Ринас Әхмәтов.

Сабыйга Амелия дип исем кушканнар. Олы кызлары Самирага исә 6 яшь. Ул 5 яшеннән бирле җырлый икән. 30 гыйнварда Казанда узачак "Балалы солянка"да Ринас Самира белән бергә чыгыш ясарга җыена.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.01.2016 16:34:55

Уз бэхете белэн туган сабый.Исэн сау,сэлэмэт булсын.Эни энисенэ парлап устерергэ язсын бу нарасыйларында.Балалар туган саен шатланам,кунелемне шатлык хисе билэп ала.

Последние комментарии