Ринат Рахматуллинның трассада машинасы ватылып, туңып, өшеп беткәннәр

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан да быел иң истә калган Яңа ел киче турында сораштырырга булдык.
Татарстанның атказанган артисты Ринат Рахматуллин:
 
Бер Яңа елны трассада каршы алырга туры килде. Концерттан кайтканда Ижевск белән Татарстан арасында машина ватылып калды. Башта үз көчебез белән генә төзәтмәкче идек тә, булмады. 12 дә тулды, Яңа елны шунда каршыладык. Туңып, өшеп беткәнебезне хәтерлим. Ә иң рәхәт Яңа ел каршылаулар ул, әлбәттә, балачактагылар. Без үскәндә әллә ни уенчыклар да, төрле баллы ризыклар да юк иде. Шуңа карамастан, ул бәйрәмне көтеп ала идек. Кыш бабай да без теләгән бүләкләрне алып килми иде (көлә). Хәзер, Аллага шөкер, бүләкләре дә, ризыгы да бар. Иң истә калган бүләкләрнең берсе – кызым белән киявем бүләк иткән машина.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии