Ришат Төхватуллин белән мини-әңгәмә

Туган якларда кошлар сайравын отып алып, “Тыңлачы сандугач” җыры аша тамашачыларга Ходай биргән моңын таратучы җырчы егетебез Ришат Төхватуллин Башкортстанда туып үсә. Башкортсанның чишмә сулары шулкадәр шифалы, әллә инде саф һавасы тәэсир итәме икән? Тик күп кенә җырчылар шушы схема буенча “эш итә”: Башкортсанда туалар, Татарстанда “үсәләр”. Сәбәбе нидә соң? Шушы һәм башка сорауларга Ришат үзе җавап бирде.

- Суында, һавасында, табигатендә микән, анысын әйтә алмыйм. Тик шуны беләм: Башкорстанда Казан артистларын күреп, җырчыларга сокланып, алар кебек буласы килүне максат итеп куйдым үземә. Бүгенге көндә бар тырышлыгымны куеп, җыр сәнгатендә хезмәт куям. 

- Татар шоу-бизнесында кайнаган йолдызлар арасында бер үк фамилияне “йөртүчеләр” шактый. Әхмәтовлар, Галиевлар, Сабировлар... Исемлекне озак дәвам итәргә була. Ришат Төхватуллин дигән яңа йолдыз кабынуы турында ишеткәннән соң, җырчы Резедә Төхватуллинаның туганы түгелме икән дип шикләнеп тә куйдык?

 - Резедә Төхватуллина белән без туганнар түгел. Бәлки ата-бабаларны ниндидер туганлык җепләре бәйлидер, әйтә алмыйм...

- Ә берәр кыз беләп мәхәббәт җепләре бәйләнгәнме соң әле? Өйләнергә җыенмыйсыңмы?

- Серьезно йөргән кызым юк. Һәр көнем, төнем музыка белән бәйләнгән. Бүгенге көндә, минем өчен беренче урында югары сәнгать. Ходай насыйп иткәч, кызы да булыр дип уйлыйм.

 - Яраткан кыз исеме?

 - Алия, Алина дигән исемнәр ошый.

 - Димәк, “А” хәрефенә башланганнары...

- Юк, чөнки бу исемнәрне телгә алгач, матур кызлар искә төшә)))

 - Үзеңне чибәр егет дип саныйсыңмы?

- Егет кешегә әллә ни чибәрлек кирәкми дип уйлыйм. Ходай ничек яраткан, шуннан канәгать мин.

- Нинди машинада йөрисең?

- Шевроле круз.

- Гардеробтагы яраткан киемең?

- Спорт киемнәре.

- Галстук бәйләүнең ничә төрен беләсең?

- Бер төрен))) Анысын да әле искә төшерә-төшерә генә бәйлим (Көлә).  

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.10.2013 14:36:08

Ура,Ришат Лениногорскига килэ!!!!

13.10.2013 11:47:56

хыы, кайсы жире майлы инде ?

12.10.2013 21:22:46

Минзиля смазливый малайлар ошый бугай сина.

12.10.2013 19:36:51

Ришат чынлап Лениногорскига килэсезме,эллэ куземэгенэ куренэме?

10.10.2013 07:09:45

Дорестэн дэ,бик матур жырлый!Тик нишлэптер Татарстан буенча концертлар куймый??

09.10.2013 16:49:32

Мина да бик ошый,матур жырлый !

09.10.2013 16:26:03

шәп җырлый егетебез, тик кылтаеп кына китмәсен иде инде.

Последние комментарии