Ришат Төхвәтуллин машинасына пычак белән һөҗүм иткәннәр (ФОТО)

Бүгенге көндә татар шоу-бизнесында әле бер җырчының да тән сакчысы юк кебек. Тик соңгы вакытта булган хәлләрдән соң Ришат Төхвәтуллин үзенә тән сакчысын алырга мәҗбүр булыр, мөгаен.

Ришатны кемдер эзәрлекли башлаган. Тик иң куркынычы: җырчының машинасы һәм торган фатирына зыян салганнар.

30 ноябрь көнне Казанда Ришат Төхвәтуллинның чираттагы сольный концерты булып узды. Концерт гадәттәгечә зал тулы тамашачы белән үткән. Хәтерләсәгез, аппаратурасы ватылу сәбәпле Ришатның концерты өзелә язган иде. Бу юлы, бәхеткә, андый-мондый хәлләр килеп чыкмаган. Шулай да күтәренке күңел белән концерттан чыгып барганда, җырчыны шаккаттыргыч һәм куркыныч «сюрприз» көтеп торган!

– Мондый хәл берәр җырчы белән булгандырмы-юкмы, анысын белмим. Ул көнне концертны тәмамлап, кичке сәгать тугызларда УНИКСтан чыгып барганда, күзем машинам тәрәзәсенә төште. Мин утыра торган як тәрәзәсенә кызыл төстәге помада белән «Зәңгәр томан!» дип язып калдырганнар. Ярар, мин әйтәм, кызлар язгандыр дип кенә елмаеп куйдым. Якынрак килә башласам: бер пычак машинам көпчәгенә кадалган, ә икенчесе җирдә аунап ята иде. Тиз арада гына багажниктагы запас тәгәрмәчемне алып, алмаштырып куйдым. Шуннан соң төркемдәге егетләрем белән кайтып киттек. Кем, нинди максат белән эшләгән – анысы әлегә билгесез, – диде Ришат Төхвәтуллин.

Икенче көнне, ягъни 1 декабрьдә җырчы Октябрьский шәһәренә чыгыш ясарга китә. Концерт вакытында күршеләре аңа шалтыратып: «Подъезд диварындагы буяуларны сөртегез. Безнең этаждагы диварларны, ишегегезне аэрозоль буяу белән язып тутырганнар», – дип Ришатка борчулы хәбәр салалар. Шаккатмалы хәлне җырчы үзе кайтып күргәч, әллә нишләп китә. Бу күренешләр аны хәтта куркуга сала.

Кирәк бит, җырчыга зыян итүчеләр Ришатның машинасын да, хәтта торган фатирына кадәр белгән! Ишегенә «РТ» дип язылган, ягъни Ришат Төхвәтуллинның баш хәрефләре. Кызыгы шунда: «РТ» дип Ришатны төркемдәгеләр генә атап йөртә икән.

– Бу – мине якыннан белгән кеше эше дип уйлыйм. Белмәгән кеше “Ришат” дип кенә язар иде. Октябрьскийдан Казанга кайтуга, полиция хезмәткәрләрен чакырттык. Килделәр, минем җырчы икәнлегемне танып алдылар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Якын киләчәктә зыян итүчеләрнең эзенә төшәрбез дип уйлыйбыз, – дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

Intertat.ru әлеге вакыйганың ничек тәмамланганын күзәтеп барачак. Сүз уңаенннан, Ришат “кирәкле урыннарга” камералар куячагы турында да әйтеп узды.

Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру" электрон газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.12.2014 00:46:53

Однозначно берэр хатын-кыз эше. Помада, женский почерк, убуле смайлик.....

06.12.2014 20:29:12

Кызлар эше бу!

06.12.2014 16:07:06

Үлгәнме? Машинасы турында әйтүем.

Последние комментарии