Ризат Рамазанов: «Фермага эшкә барып карадым, бер дә рәхәт түгел»

Үзизоляция, гомумән, Россия территориясендәге коронавирус белән бәйле вазгыять көтелмәгән нәтиҗәләргә китерде. Кемдер эшсез калды, кемдер киресенчә отты… Тормышлары кординаль рәвештә үзгәрүчеләр рәтендә татар эстрадасы йолдызлары да бар. Концерт сезонын тәмамлап өлгермичә ничәнче ай инде өйдә алар.
Зинира – Ризат Рамазановлар дуэты бу чорны ничек кичерә? Нинди яңалыклары бар? Шулар һәм башка яңалыкларын белештек.
 
– Изоляцияне тулысынча авылда әти-әнигә булышып уздырдыгыз бугай…
– Әйе, Казанда торып карадык та, бер-ике көннән кайтып киттек. Карыйсы киноларны карап бетердек, эшсез чыдар әмәл калмагач, авылга җыендык. Өйдә тик утыру безнең эш түгел икән. Өйдә бер-ике көн генә рәхәт булды. Сәхнә кешеләре бит инде, гел юлда, тегендә-монда йөреп өйрәнгәнгә шулайдыр, мөгаен. Бер ай Башкортстанда, бер ай Сабада тордык. Бөтен эшләрне эшләдек, әти-әни алдындагы бурыч үтәлде.

– Казанга килгәч ничегрәк соң?
– Казанга килгәч, бәлеш пешерергә өйрәндек, Зинира белән бергә бәлеш пешергән юк иде әле. Тулысынча программаны эшләдек, яңа программа әзер дисәң дә була. Унга якын яңа җыр эшләдек. Безнең сезон гыйнвардан майга кадәр Татарстанда булса, сентябрьдән декабрьгә кадәр Башкортстан һәм чит регионнарда булырга тиеш иде. Изоляция белән башкачарак килеп чыкты. Ләкин икенче сезонга костюмнар, образлар әзер. Фотосессиягә дә өлгердек әле.

– Авыл кешесеме сез, әллә шәһәр мөхите күңелгә якынракмы?
– Иллегә илле ул ничектер. Авылда үссәк тә шәһәр тормышына ияләндек. Авылда да эшләп ардыра, көн дә бер эш: иртән торасың сыер асты җыештырасың, бозау арканлыйсың, төшке ашта тагын астын җыештырып, печән саласың. Кич белән дә шул ук хәл. Алар аңа ияләнгән инде, ләкин безнең эш башкачарак булгангамы, арыта. Шуңа Казанга кайтып киләбез. Анда да дүрт стена эчендә туйдырып җибәрә, кире авылга кайтабыз. Тора-бара ничек булыр, кеше картая-картая җиргә якыная диләр бит. Бәлки берәр җир алып өй салып куярбыз.

– Шулай да кем күбрәк эшләргә ярата: Зинирамы, Ризатмы?
– Беребез ялкау, беребез тырыш дип әйтеп булмый. Башкортстанга кайтсак Зинира командиррак кебек инде (көлә). «Ризат, тегене эшлибез, моны карарга кирәк», – ди. Сабада мин дилбегәне үз кулыма алам. Ләкин бер ягым бар: Зинира 10 тапкыр әйтмичә, өйдәге җайлы гына эшләнә торган эшне дә эшләмичә сузып йөрим.
 
– Ә өй эшләре бүленгәнме? Чүп түгү – синеке, син ашарга пешер дигән кебек..
– Бүленгән. Ашарга пешерү, киемнәрне юуу, үтүкләү – Зинираныкы, су алып керү, чүп түгү – минеке. Ашарга кайвакыт мин дә пешерәм. Мәсәлән, Зинирага иртән иртүк торып каядыр барырга кирәк булса, Айгизәгә иртәнге ашны мин ашатам. Савыт-сабаны да җыештырып куям. Чирканып тормыйм. Бер гаилә булып яшәгәндә синеке, минеке югала инде ул.
 
– Бәйләнчек ир-атмы син, Ризат? Бу ник болай, ник моны пешердең, дип үзәккә үтмисеңме?
– Юк кебек инде. Нәрсә бар, шуны ашарга тырышам. Гаилә корган гына мәлне андый чаклар да булды. Зинира ашны башка төрлерәк пешерә иде, мин гомер буе әни ашын ашап үскән егет бит инде… Үземә ничек кирәк, нәрсә яратам, яратмыйм, шуны әйттем дә җайланып китте. Ул чакларда Зинира да мине үз калыбына кертте: мин аңа әйтми генә, менә шулай, болай эшлибез, хәзер шунда барабыз, дип әйтә идем. Зинира: «Ризат, тукта, нишләп киңәшләшмисең. Бәлки минем эшем бардыр? Без бит хәзер икәү, әйдә киңәшләшеп эшлик», – дип җайлады.
 
– Айгизәне күбрәк Зинира тәрбиялидер инде?
– Зинира белән бергә сәхнәгә чыкканчы (Ризат Илсөя Бәдретдинова төркемендә, ялгызы эшләгән вакытта) Айгизәне дөрестән дә ул күбрәк карый иде. Ә хәзер әти-әнигә дә эләгә, минем сеңелкәш Гөлсирингә дә. Балага барыбер әни кеше якынрак инде. Мин аны күбрәк иркәлим, Зинира исә, «Нишләп киемнәрең болай», «Нишләп носкиларың урнаштырылмаган», «Чәчең җыелмаган» дип шелтәләргә мөмкин. Чисталыкка өйрәнсен, эшләп үссен дип, өйрәтеп тора. Безнең гаиләдә, гомумән, эш кешене тәрбияли дигән девиз хөкем сөрә.

– Берсендә «Мин – иркәли торган әти» дигәнең дә истә калган шул..
– Шулай, шулай. Сүзләремне кире алмыйм. Малай булса, бәлки катырак та булыр идем, ә кыз кешене иркәләп үстерәсе килә.
 
– Айгизә укырга керә бит әле. Мәктәпкә барасы киләме?
– Укырга керергә дигән исәп бар, ләкин Айгизәгә әле декабрьдә генә җиде яшь тула. Вазгыятькә карарбыз. Мәктәптә онлайн гына укытсалар, әллә түзеп торыйк микән дигән уй да бар. Үзенең барасы килә инде, аңа кызык.. Әлегә (көлә).

– Айгизәне Инстаграмнан карап беләбез, бик талантлы бала. Үскәч кем булам ди?
– Әйе, шаккатам инде мин аңа. Бөтен балалар кебек Лайк, Тиктокка видеолар төшерә. Фотога төшә белә, минутында ук позасын да таба. Аның теләгенә каршы чыкмаячакмын, пенсия яшемә җиткәндә балама карап, аны бәхетсез күрәсем килми. «Менә рөхсәт итмәдең, минем артист буласым килгән иде», – дигәнне дә ишетәсем килми. Бар теләк-омтылышларын тормышка ашыруда ярдәм генә итәчәкбез.

– «Җаным дибез, исемнәрне оныттык без күптәннән»ме әле? Бер-берегезгә кем дип дәшәсез?
– Бер-беребезгә Ризат, Зинира дип дәшәбез, төче телләнеп тормыйбыз алай. Шулай да Зинираның телефонында мин – Җанымка, ул минекендә Җимешем дип тора. Йөргән вакытлардан шулай калды инде ул. Ләкин кайвакытта чын күңелдән алары да әйтелә. Икәү генә калганда, кеше күрмәгәндә.

– Иҗади планнарга килгәндә ничегрәк?
– Эшләргә, эшләргә, эшләргә. Яңа клип, җырлар, бәлки тагын берәр яңалык өстәрбез. Эшләсәң, ниндидер яңалык ачсаң гына, уңышка ирешеп, сәхнәдә торып була. Шунысы сөендерә: без гел эзләнүдә.

– Концертлар сагындырдымы?
– Сагындыра. Ярый туйлар, юбилейлар башланды. Бер көнне юбилярга да әйттем: «Рәхмәт сезгә. Микрофон тоту кадерен биргән өчен. Өч ай буе микрофон тоткан юк иде», – дидем. Хәзер сагындыра да куркыта да инде: яңадан башлаган кебек. Программа онытылган, сүзләр истә түгел кебек. Яңадан кире кереп китү авыррак та булыр әле.

– Үзизоляция кесәгә дә бәргәндер?
– Бәрде. Ләкин авылда торгач ите, йомыркасы, сөте бар. Акчаны санамый торган кешеләр түгел: Зинира да, мин дә күпме акча киткәнен, кая киткәнен санап торабыз. Кысмыр димим, ләкин әйбернең бәясен беләбез. Аллага шөкер, кредитларны түләрлек акча бар әлегә. Көзгә кергәч, Татарстанда, Башкортстанда үсеп килгән үгезләр дә бар шуларны сатып булса да декабрьгә кадәр сузабыз әле (көлә).
 
– «Эх, җырчы буласы калмаган» димисезме?
– Юк. Киресенчә, ә кем булыр идем, кая барыр идем, дип уйлыйм. Әни өчен фермага эшкә барып карадым, бер дә рәхәт түгел. Иртәнге җидедән торып, кичке дүрткә кадәр тизәк җыештырып, ашарга салып, әле аннан тыш күпме эш кушалар. Ә безнең эштә барыбер син кадерлерәк. Чиста киемнән, йокың туйганчы йоклап эшлисең. Иң мөһиме: масаймаска, әллә кем булмаска, борынны чөймәскә инде. Халыкка тугры булып калырга. Ләкин без эштән курыкмыйбыз: Зинира тырнак ясау белән шөгыльләнде, мин шунда шофер да булып эшләдем. Исәнлек булсын. Исәнлек булса, төрле җирдә дә эшли алырмын дип уйлыйм.
 
– Концертлар белән килегез, дип язучылар да бардыр. Сезон кайчанрак башланыр икән?
– Бар, онлайн концертлар да сорыйлар. Барысына җитешеп бетеп кенә булмый. Безнең ютуб канал бар, шуннан карап торсалар гына инде әлегә. Бу вазгыять бераз булса да җайлангач, карарбыз.
 
Лиана Мәрданова, ВТ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии