Роберт Миңнуллинның энесе: “Гомере буе рәхмәтле булып яшәде”

Роберт Миңнуллинның энесе – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин абыйсының Казанга, язмышына рәхмәтле булып яшәвен әйтеп, үзләренең дә җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерде.
-Хөрмәтле милләттәшләр, Роберт абыйның иҗатташ-фикердәшләре! Соңгы елларда ул инстаграм белән яши башлады. Сезне ул инстадашларым дип атый иде. Бүген сүз әйтергә бик авыр. Татар дөньясында үз исемен булдырган һәм безнең нәсел буынының иң өлкәне иде ул. Нәселебездәгеләр аны Мулла абый дип йөртә иде. 50 еллардан башлап ул баш бала булды. Үзе бер җылылык, нур бөркәлеп торган якты кеше иде. Аның шундый булуы белән күңелебездә тынычлык, рәхәтлек бар иде.
 
Гомере буе язмышына рәхмәтле булып яшәде. Тормышының авыр чорында да, җайлы чорында да һәрвакыт рәхмәтле булды. Казанга да рәхмәтле иде, чөнки чит җиргә килгән яшь егетне Казан халкы, хезмәттәшләре, чордашлары үз итте. Аны нинди бар, шул килеш кабул иттегез, аңа монда мөмкинлекләр ачылды. Күңелендә булган матур уй-хисләрне, фикерләрен шигьрияте аша, мәҗлесләрдә тост белән үзенә хас юмор ярдәмендә әйтеп бирә иде. Безнең Илеш җиренә өр-яңа дәрәҗәдә шигърият алып килде. Җыр, әдәбият, сәнгать өлкәсендәге бик күп билгеле шәхесләрне үзебезнең туган якка алып кайтты, аларны халык белән таныштырды. Илеш җиренең бәрәкәтле җирендә үскән бала аны җырлап туя алмады. Без монда җыелган җәмәгатьчелеккә рәхмәтле, Роберт абый иркен итеп йөзә алган шигъри дөнья яшәсен. Ул яшәгәндә Роберт абыйның иҗаты, аның исеме яшәр, - диде ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии