Роберт Ямгуров ни өчен чәчен кистермәгәнен сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)

Озын чәчле һәм үзенчәлекле имиджлы җырчы Роберт Ямгуровның татар шоу-бизнесыннан югалып торуы сәер булды. 3 елга якын зур сәхнәдә күренмәгән арада ул бөтенләй башка өлкәдә эшләп алган икән.

Шулай да банкетларда, төрле кичәләрдә чыгыш ясавын дәвам иткән. Җырчы үзенең югалып торуын иҗадый кризис белән дә бәйләде. Роберт бер ел буе дус егетенең оешмасында супервайзер булып эшләгән. Бу һөнәр аның өчен ят булса да, әлеге хезмәтне яратып башкарган. Казанда чыгучы бер газетаны укучыларга тарату белән шөгыльләнгән. Аның кул астында 30 га якын промоутер булган. Һәрбер промоутерның җәмәгать урыннарында үз урыны билгеләнгән. Ул да булса, метро, базар һәм кешеләр күп булган җирләр. Әлбәттә, газета бушка таратылган.

– Супервайзер булып эшләп алу миңа үземә дә кызык булып тоелды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Иртән-иртүк эшкә чыгып китүләре генә ни тора!? Сәгать алтыда торып, җидедә инде метрога төшә идем. Көн саен промоутерларның газета таратуларын тикшердем. Хәзер берникадәр сулыш алганнан соң, кабат сәхнәгә чыктым. Яңа җырлар яздырдым, шулай ук бер җырыма клип төшерү буенча йөрим, – диде Роберт Ямгуров.

Моннан берничә ел элек рейтинг төшә дип, Роберт үзенең өйләнүен журналистлардан яшереп килде. Шулай да тора-бара тормышындагы күңелле вакыйгаларын, бигрәк тә кызы Эмилия тууын ул берничек тә әйтми кала алмады. Хәзер нәни балага 1 яшь тә 4 ай икән. Тормыш иптәше Руфина үзе декрет ялында. Эмилияне якыннан күрүчеләр коеп куйган әтисе икән, диләр. Тиктормас, әрсез булуы белән миңа ошаган, ди җырчы үзе дә.

Озын чәчле дигәннән... Ни өчен Роберт чәчен кисми һәм һаман имиджын үзгәртми дип уйлыйсыз? Ничә елдан бирле яшереп килгән серне ул нәкъ менә хәзер сөйләргә булды.

– Моңарчы мин бу турыда сөйләргә теләмәдем, чөнки әтигә ошап бетмәгән булыр иде (елмая). Кыскасы, 7-8 яшьләремдә мондыйрак хәлгә тарыдым. Әнием чәчемне алырга әзерләнеп йөри. Ипләп кенә кайчы алып кисәргә дә кереште. Шул арада әти килеп кысылды (көлә). Чәч очларын тигезләтәм дип, уң колагымның очын «гыжт» итеп кисте дә алды. Сиптереп кан агарга тотынды. Куркудан авыртуын сизми калдым. Икенче көнгә әни бинт бәйләп, мәктәпкә озатты. Колагыңа нәрсә булды дип, сыйныфташлар һәм мине күргән кешеләр сораша башлады. Дөреслекне яшерергә теләп, “Менә, әти-әниемнең авылына кайткан идем. Атта йөргәндә егылып төшеп, колагымны җәрәхәтләдем”, - дип җавап кайтардым. Менә шул сәбәпле мин чәчемне колагымны капларлык итеп үстереп йөрим. Әлегә кистерергә, имиджымны алыштырырга әзер түгелмен. Шулай да иҗат кешесенең үзгәреп торырга тиешлеген дә бик яхшы беләм, - дип уртаклашты Роберт Ямгуров.

Озын чәчле булуның да тискәре яклары бар шул. Көн саен юып, карап торырга кирәк. Җырчы чәчен юганнан соң, фен белән киптермәвен дә ассызыклап үтте. Киптерү җайланмасы чәчләргә зыян салмасын өчен шулай эшли ул. Берсендә дус егете: “Брат, сиңа кыш көне башлык та кияргә кирәкми”, – дип шаярткан да әле. Матурлыклык кемгә кирәк, әгәр сәламәтлегең булмаса, дип Роберт баш киеменнән баш тартмаган.

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру".

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Робертка "сөннәтле колак" исеме кушыйк, җәмәгать.

18.12.2014 06:27:43

маладис, горурланабыз!!!Эниен Фрурэ белэн бергэ устек,Бупсык авылында...куршелэр идек...Рамиль абыйнын копиясе булгансын...

Последние комментарии