Рөстәм Асаевка рекламада төшкән өчен дубленка бүләк иткәннәр (ВИДЕО)

Танылган җырчы Рөстәм Асаев "Арас" күн һәм мех салонында рекламада төшкән. Моның өчен аңа бүләк тә биргәннәр. Видеоны карыйбыз:

 "Ул сәүдә үзәгенә электән үк йөрим. Шулай берсендә дубленка карарга баргач, кибет хаҗасы - бер төрек әфәнде туктатты да: "Реклама ролигы әзерләмәкче булабыз, шунда төшмәссез микән?" - димәсенме. Анда сатучыларның күбесе татар апалары. Бәлки, алар җырчы булуымны әйткәндер. Каршы килмәдем. Кызык бит! Озак уйлап тормадым, шундук төшердек тә. Күпләр шуннан соң: "Ташлама ясадылармы?" - дип кызыксына башлады. Ничек кенә әле! Үземнең күңелемә хуш килгән дубленканы бүләк иттеләр. Көтелмәгән сюрприз булды ул", дип белдергән җырчы "Ирек мәйданы" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.04.2014 13:08:39

ростэм кебек матур ир-атка бу туннарнын барысы да килешэдер!)

31.03.2014 22:43:05

Шулкадәр реклама өчен сезгә ике кайры тун тиештер инде!

Последние комментарии