Рөстәм Асаевның кызы татар сәхнәсенә ныклы адымнар белән атлый

Әлегә аны Татарстан халкы танылган җырчы Рөстәм Асаевның кызы буларак кына белә. Әмма бу яшь туташ татар сәхнәсенә инде ныклы адымнар белән атлый. Кабатланмас тавышы, үзенчәлекле төс-кыяфәте белән дә үзенә җәлеп итә Гөлназ Асаева.

“Конкурсларны өнәп бетермим”

Татарстанда танылган җырчыларның күбесе Башкортстан ягыннан. Моның сере һәм сәбәбе, мөгаен табигатькә бәйледер. Ник дигәндә, бездә искиткеч таулар, урманнар... Шул мохиттә туып үскәнгә дә, Башкортстан халкы моңлыдыр. Әмма мин Татарстанда талантлы җырчылар азрак дип әйтмәс идем. Башкортстанда музыка буенча укытучылар әйбәт, тик, миңа калса, Татарстанның бу өлкәдә белгечләре көчлерәк сыман.

Үземә, билгеле инде, Уфа якынрак. Мин анда туып үстем, белем алдым. Ул минем туган ягым. Әлегә Уфа якын. Казанга әле ныклап күнегеп бетмәдем, гел Уфа-Казан арасында йөрим, чыгышларым да күбрәк Уфада була. Тик киләчәктә, Казанны өйрәнеп бетергәч, ул да миңа якын булыр дип ышанам.

Мин чыгыш ясаганда каршымда халык булуы, сәхнәдә чыгыш ясау мөһим. Үземнең булган барлык хисләремне мин сәхнәдә генә җиткерә алам. Шуңа да студиядә җырлау минем өчен авыррак. Кечкенәдән тамашачы каршында чыгыш ясарга өйрәнгән. Шул сәбәпле, мин бер җырны студиядә көннәр буе яздыра алам.

Күңелемә лирик җырлар якынрак, аларны башкару миңа җиңел. Күңел хәләтемә дә лирик җырлар ятышлырак. Тиз ритмлы, күңелле җырларны да башкарам, алар минем репертуарымда бар. Әмма мин әлегә аларны тиешенчә башкарып чыга алмыйм.

Мин бәйгеләрне бик өнәп бетермим һәм аларда дөрес, гадел бәя бирәләр дип тә уйламыйм. Әлегә җыр бәйгеләрендә миңа әллә ни зур уңыш елмайганы булмады. Шулай да, Кырымда уздырылган “Сөембикә варислары” конкурсы турында әйтми булдыра алмыйм. Минем өчен ул гомер буена истә калган чыгыш булды. Тамашачы мине кабат-кабат чакырып алып җырлатты.

Дөрес, күпләр өчен бәйгеләр үсеш баскычы булырга мөмкин, анда сине продюсерлар күреп алуы, сиңа ярдәм итүе бар. Чыгыш ясаганда, үзем бәйгедә катнашам, жюри каршында чыгыш ясыйм дип уйламаска тырышам. Бәйгедә катнашканда тагын бер үзенчәлегем - мин хискә бирелеп, онытылып җырлый алмыйм, ә бу нотага эләгәмме икән, теге нотага эләгәмме икән, дип уйлап җырлыйм.

“Сәхнә - минем тормышым”

Җырларны сайлаганда әнием һәм Фәдис әтием бик нык ярдәм итә. Алар минем тавыш мөмкинлекләрен, миңа туры килә торган җырларны тоемлый белә. Аларга мин тулысынча ышанам, таянам. Мин әлегә укыйм гына, алар исә профессиональ җырчылар һәм тәҗрибәләре күп. Аранжировкага килгәндә, аның белән продюсерым Урал абый Солтанов шөгыльләнә.

Әлегә минем ике клибым бар һәм мин “Визит” фильмында төштем. Камера алдында эшләү миңа бик ошый, рәхәтлек бирә. “Визит”та уйнау үземә гомерлек истәлек булып калды.

Фильмның режиссерының хатыны - минем әнинең дусты. Мин ул вакытта авылда, әбием янында идем һәм миңа әни аша фильмда төшәргә тәкъдим иттеләр. Аларга кара чәчле, кара күзле, озын буйлы, балет белән шөгыльләнүче кыз кирәк булган икән. Мин бу таләпләргә туры килдем һәм эшне бик яратып башкардым. “Визит”тан соң бик күп тәкъдимнәр булды. Киләчәктә үземне актриса буларак та күрәсем килә. Чит илдә бу юнәлештә белем алу хыялым бар.

Балет белән мин шактый озак шөгыльләндем, әмма китергә туры килде... Сәбәбе − травмаларның күп булуы. Сынмаган сөягем калмады бугай инде. Тик балет миңа бик нык ярдәм итте. Аның ярдәмендә мин сәхнәдә үземне ышанычлы тота башладым. Артист кеше булгач, профессиональ рәвештә бии белергә дә кирәк дип саныйм.

Сәхнәгә менгән кеше бар яктан да килгән булырга тиеш.

Сәхнә - минем тормышым, мин аның белән яшим, үземне башка өлкәдә күз алдынма да китерә алмыйм. Бик җитди сәбәпләр булган очракта гына, икътисад белән бәйләнер идем. Тик аның өчен математиканы белү кирәк. Ә мин математиканы белмим дә, яратмыйм да (көлә).

Март аенда “Татар моңы” конкурсы лауреаты Рифат Шәрәфетдинов белән бергә Башкортстанда тәүге концертыбыз булачак. Мин шәхсән оештыру эшләре белән бөтенләй дә шөгыльләнмим, бу эшне продюссерым үз өстенә алды. Миннән бары җиренә җиткереп башкарып чыгу гына таләп ителә.

Концертта сигезләп бию төркеме катнашыр дип көтелә. Кайбер биючеләребез Мәскәүдән чакырулы. Концертның тагын бер үзенчәлеге - утлар белән бизәлеш. Тамашада скрипачлар квартеты катнашу да концертыбызны бизәр дип ышанасы килә. Тамашачыбызны ялыктырмас өчен, без тәүге тамашабызны 3-4 сәгатьлек итеп түгел, ә сәгать тә 40 минутлык кына итеп эшләргә булдык.

Әлегә мине Казанда әйбәт белмиләр, шуңа да концертны да Татарстан башкаласында икенче елга гына куярга ниятлибез. Казанны яулаганнан соң Мәскәүгә юл тотарга исәп, Алла бирсә...

Мине хәзер кеше таный, аз булса да белә башлады. Социаль челтәрләрдә дә минем исемнән утыручылар күбәеп китте. Әмма мин үземне ниндидер бер йолдызга санап йөрмим һәм йөрмәячәкмен дә. Кайберәүләр “йолдыз чире” белән авырый. Тик без бит барыбыз да кешеләр. Тәрбиям дә андый түгел. Фәдис әтием миңа кечкенәдән: “Син нәкъ башка балалар кебек: артык җирең дә, ким җире дә юк!” дип өйрәтте.

Әлбәттә танылу теләге бар, билгеле. Җырчыларның күбесе үз исемнәрен таныту өчен эшли, мин дә шул исәптән. Хәзер сәхнәдә тозсыз җырлар күп. Минем исә борынгы җырларны җырлыйсым, татар һәм башкорт халкыма хезмәт итәсем, элеккеге җырларны танытасым килә. Татарлар инглиз җырларын җырлаганда, ник әле инглизләр татар җырларын тыңламаска да тиеш ди?!

Гаилә

Әтием Рөстәм икенче гаилә белән яши. Әмма без аның белән дә, гаиләсе белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә, һәрвакыт хәлләр белешеп, кунакка йөрешеп яшибез.

Аралашуга караганда, сәхнәдә әти белән дуэт җырлау миңа кыенрак. Ник дигәндә, әни белән без инде балачактан җырлыйбыз, тавышларыбыз да туры килә. Әти белән бергә мин әле узган ел гына җырлый башладым, тембрларыбыз да нык аерыла.

Чыгышларымны, әнигә караганда, әти ешрак тәнкыйтьли, кайчагында бәхәскә кергән мизгеләр дә була. Рөстәм әти опера җырчысы булгач, тавышымдагы кайбер “борылыш”ларны кабул итеп бетерә алмыйм. Мин исә анарга үзем ничек тоемлыйм, ничек хис итәм, шулай җырлыйм.

Шәхси тормышыма килгәндә, мәхәббәт утында янам димәс идем, дөресрәге, моңа әлегә вакыт юк. Әмма дуслашып йөргән егет бар. Булачак иремне мин кыю, батыр, ышанычлы, миннән акыллырак, мине яратып кына яшәгән, барлык игътибарын миңа гына бирүче буларак күз алдыма китерәм. Финанс яктан да җитеш булса, тагын да әйбәт. Иң мөһиме - артист булмасын иде! Бар дөньясы белән минеке генә булсын. Шундый эгоист бала инде мин! (көлә). Игезәкләр йолдызлыгы астында тугангамы, холкым да еш үзгәрүчән.

Мин бик күп бала табарга теләмим, бер бала булса, җиткән. Балалар табып, өйдә утырырга вакытым да булмаячактыр, мөгаен. Әлегә мин бу хакта җитди уйлаганым юк, бар булганым белән сәхнәгә, белем алырга омтылам. Минем өчен гаиләдә дуслык, татулык, гармония иң төп нәрсә.

Әлегә мин ике әтиемнең, әниемнең сәламәт булуын сорыйм. Алар миңа һәрвакыт ярдәм итә. Фәдис әтиемне мин үземнең укытучым дип саныйм. Балачагым гел юлда үткәнгә, мәктәп программасын тулысынча диярлек миңа ул өйрәтте. Тиздән мин апа булам, әнием бәби көтә. Энемнең исән-сау дөньяга килүен телим.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.08.2015 19:07:26

Кем аларга туйда йорогез ди? Белэсезме ни очен бер генэ мэртэбэ чыгыш ясаганнар артистлар башка ботенлэй сэхнэдэ куренми? Чонки акчалары юк, матур, искиткеч жыр яздырырга. Менэ чын мэгнэсендэ ижад кешесе, Гузэл Уразова хэм Ильдар Хэкимов, Лилия Биктимерова хэм Фэдис Гэниев, Голназны да эйтеп китим алар туйларда, тегендей мондой тусовкаларда дип эйтим инде йороми) Алар шушы урынга тыш матур, искиткеш концерт сезондары ясай, Татар жыры фестиваленда, Юлдаш, Башкорт йыры дигэннэрдэ катнашалар. Хэм Голназнын бер дэ рекламасын кургэнем юк, юкты сойлэмэгез((

09.03.2015 09:53:57

Бик иртә "зурларча" фикер эшерә түгелме бу сылукай? Әлегә синең исем янында әти-әниең исеме генә әле! Ә бар җырчылар да бары Мәскәү аша гына дан таба димәс идем мин. Монда Агади интервьюсы булган иде. Ул анда үзе белән Мәскәү консерваториясе тәмамлаган төркемдәшләренең исемнәре "ишетелмәве" турында язган иде.Нинди конкурслар узган шәхесләр турында сүз бара, Гөлназ туташ! Иртәрәк, иртәрәк, чебеш санарга...

06.03.2015 11:43:19

Билгеле,ныклы адымнар белән атламыйча. Инде кайчаннан бирле Татарстан ТВсы, басмалары ул баланы рекламалый. Шулай үстерәләр инде кешене. Үзебезнең профессионаллар аптырап туйларда җырлап көн күрә. татар мәдәнияте шулай бетә бара инде ул.

Последние комментарии