Рөстәм Гайзуллин хатынын Илдар Хәйруллин елаткан

Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының сәләтле артистларының берсе, артист Рөстәм Гайзуллинның тормыш иптәше, әти-әниләре кебек бик тә шаян-шук ике малай әнисе Альбина Гайзуллина 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына кергән. Рөстәм белән бер курста укыган.
"Безнең курс Илдар Хәйруллинда укыды. Имтихан биргәндә, мин аның каршысына килеп бастым да каян килдең, исемең кем кебек сорауларга җавап бирдем. Шуннан Илдар абый миңа: «Ела!» – диде. «Нигә елыйм инде мин?» – дим, гаҗәпләнеп. «Ела дидем мин сиңа!» Шунда куркудан елап җибәрдем. Мине тынычландырып, урыныма утырттылар. Рөстәм мине шул вакыт кызганган, аның күңеленә шулай кереп калганмын", - дип сөйләгән Альбина "Шәһри Казан"  газетасы хәбәрчесенә.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.06.2015 22:16:48

Резидэ, БИК ДОРЕС.БУ АДЭМНЭР КЕМ СОН?

16.06.2015 16:18:20

Баш рольдэ телэсэ кем уйный алмый шул, сенелем. Анын очен сэлэт, тырышлык, х.б.кирэк.

Последние комментарии