Рөстәм Гайзуллин "ычкыну"дан ничек котыла?

Барлык артистның тормышында да була торган хәл — ул “ак бит” дип атала. Ягъни спектакль вакытында сүзләрне оныту. Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Рөстәм Гайзуллин белән дә сәхнәдә кызыклы вакыйгалар була.
Ул андый очраклар хакында “Шәһри Казан”га да сөйләде.
 
-Һәр актер белән дә була торган хәл - "белый лист" -" ак бит" дип атала, ягъни спектакль вакытында  сүзләрне оныту. Аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Спектакль уйнаганда гадәттә, текст турында уйламыйсың да. Үзеннән-үзе бара. Ә монда бернишләп булмый. Андый очракта партнерлар ярдәмгә килә, - ди ул.
 
Сәхнәдәге икенче бәла дип артист тик торганнан көлә башлауны атый.
 
-Ул бездә “ычкынып китү” дип атала. Партнер белән күзгә- күз карашып аласың да, тик торганнан көлә башлыйсың. Аннан көлеп бетергәннән соң да ник көлдең, дип үзара сөйләшеп карыйсың, әмма асылына төшенә алмыйсың. Берең көлгәнгә ияреп, икенчең көлүне аңлатып бетереп булмый.
Берсендә шулай спектакль бара, партнер белән “ычкындык”. Тынычландык. Мин алгы планда басып торам. Тамашачы каршымда гына, уч төбендәге кебек. Җыелып кына беттем. Партнер килеп арттан сүз дә әйтмичә, ишарә генә ясарга тиеш иде. Ә ул ишарә урынына, көлеп җибәрде. Ул борылып китте, ә миңа тамашачы алдында йөз белән торасы. Шунда көчкә тынычланып, ерып чыккан идек, - дип искә ала инде 17 ел актерлык тәҗрибәсе булган Рөстәм.
 
Мондый очракларда артист көлүдән туктар өчен баш бармагына карап ала икән. Ярдәм итә, ди ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии