Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар: "Кызлар бездән көлә"

Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз!
Риана әле кеченә – балалар бакчасын гына тәмамлый.  Чыгарылыш кичәсенә Рөстәм Галиев белән кызы аеруча әзерләнә икән. Чөнки биредә аның кызы белән биисе булачак. Балалар бакчасыннан соң репетициягә йөрүче әти – Рөстәм Галиев балаларның алардан көлүе турында әйтте: «Без — әтиләр,  үзебезчә биергә тырышабыз, ләкин барысы да бик үк матур килеп чыкмый. Шуңа кызчыкларыбыз бездән көлә», — дип сөйләгән ул.
 
Галиевлар гаиләсен тагын да зуррак бәйрәм – чит илдә яллар көтә икән: «Риананың чыгарылыш кичәсе 30 майда, аннан соң ял итәргә чит илгә барып кайтырга планлаштырабыз», дип сөйләгән tmtv-onlineга Рөстәм.
 
Гаилә башлыгы кайда ял итәчәкәләрен сер итеп калдырган. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии