Рөстәм Закиров кая югалган? Кире сәхнәгә чыгармы?

Җырчы Рөстәм Закиров инде күптәннән тамашачысына яңа җырлар тәкъдим итми. Әмма аның тавышын, моңын әле дә онытмаучылар бар. Кая китеп югалганы һәм сәбәпләре турында ул "Ирек мәйданы" газетасына сөйләгән.

"5-6 ел инде иҗат иткәнем юк, нәрсә булганын үзем дә аңлый алмыйм. Шамкай әйтмешли, нидер эшлисе килә, бераз ятып торыйм әле, бәлки, үтәр дип яши башладым шикелле. Аннары халыкка күрсәтерлек иҗат нәтиҗәләрем юк икән, күренәсе килә дип кенә сәхнәдә йөрүдән ни мәгънә? Без бит җырчыларны шәхес итеп караган чорда сәхнәгә килгән артистлар, бәлки, хәзерге заманга яраклашып китә алмыймдыр?! Бүген тамашачыны да үзгәртеп бетерделәр - җыр шулкадәр күп, ул берәүгә дә тансык түгел!

Иҗат 35-36 яшьләрдә туктап калган. Ә бит берәүгә дә иҗат итәргә комачауламыйлар. Телевидениега да чакырып торалар, әмма барасым килми. Үземә үзем ошамыйм - артист кеше матур булырга тиеш, ә мин артык авырлык җыеп ташладым. Инде менә хәзер, үз-үземне кулга алып, спорт белән шөгыльләнә башладым.

Көзгә, Ходай кушса, концерт куярга ният бар. Быел тәүге тапкыр Казан сәхнәсенә менгәнемә - 25, профессиональ иҗатыма )! ел тула, шуны зурлап билгеләп үтәсе килә. Бүгеннән ныклап эшкә тотынып, тагын бер ун ел иҗат итә алсам иде дип хыялланам", ди Рөстәм Закиров.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.06.2013 22:18:20

үзгегезгә генә хас, кабатланмас тавышыгыз, моңыңыгыз безгә бик якын.Авыл тормышын, яшәешен чагылдырган,авыл халкына карата хөрмәт хисләрен яңгыраткан җырларны без нәкъ менә Сездән көтеп калабыз.Киләчәктә иҗадый уңышларга ирешүегездә шигебез юк.

16.06.2013 22:44:22

жырла Ростэм! синдэгедэй табигый хэм монлы тавыш сирэк ул!

15.06.2013 18:57:37

Рөстәм, җырла! Синең иҗатны яратучылар бик күп, тамашачыңны сөендереп, озак еллар сәхнә тот!

15.06.2013 18:30:54

Рөстәм Закиров! Үз-үегезгә артык югары таләпләр куясыз бугай. Без сезнең җырларыгызны һәрвакыт яратып тыңлыйбыз, сезнең сәхнәдән китүегезне һич кенә дә теләмибез. "Агыла да болыт агыла" җырын сездән дә яхшырак, моңлырак, йөрәкләрне айкарлык итеп җырлаучы беркайчан да булмас.Мин сезнең иҗатыгызны бик хөрмәт итәм һәм сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калам.

Последние комментарии