Рөстәм Закиров Люция Мусинаны әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмаган
Туй булырга ярты еллар кала, ул мине авылларына алып кайтты. Күрәсең, өйләнергә карар кылган булган инде. Үзе өйгә кереп китте, ә мине ишегалдында калдырды. Әти‑әнисе дә шунда каршы чыккан иде. Булачак әти‑әни белән мин шулай таныштым. Сөйләшеп, аралаша башладык. Алар миңа Рөстәмне бик мактады.
Тормыш гел ал да гөл генә бармый. Сүзгә килгән вакытлар да була. Рөстәмнең дә холкы үзенчәлекле. Яши башлагач, бер-береңә яраклашасың, өйрәнәсең. Үпкәләшкән вакытларда, мин дәшмичә йөрим‑йөрим дә, Рөстәм гади генә бер нәрсә турында сораша, сөйли башлый. Мин дә шунда кушылып сөйләшеп китәм. «Төерләр» безнең гаиләдә шулай «языла». Ачу саклау дигән нәрсә безнең өйдә юк. Мин кешене үпкәләтергә куркам, шуңа авыр сүзләр әйтмәскә тырышам. Бер сүз әйттеңме, ул икенчесен үзенә ияртә. Шуңа да уйнап әйткәндә дә, үпкәләмәдеме икән, дип борчылам, дип сөйләгән Люция Мусина "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.
Комментарии