Роза Сабитова татар кода-кодагый эзләвен дәвам итә

Үзәк каналдан таныштыру-кавыштыруга багышланган тапшыру алып баручы Роза Сабитованы белмәүчеләр юктыр. Мөмкинлек чыккан саен, үзенең татар милләтеннән булуын искәртеп торган, соңгы елларда төрле пластик операцияләр кичереп матурланган бу ханым турында матбугат чаралары да еш яза.

Ул үзенең яучы булуының төп сәбәбе итеп балаларына әти табарга теләвен әйтте. Әмма, кызганыч ки, аның бу хыялы әлегәчә тормышка ашмаган.

Бала вакытта Роза фигуралы шуу белән мавыга. Хәтта спорт мастеры дигән исемгә дә лаек була. Әмма мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул техник югары уку йортына укырга керә. Үз парын эзләүче яшьләргә киңәшләр бирергә яраткан ханым бу өлкәдәге тәҗрибә туплауга үз ялгышлары аша килә. Институтта уку чорында ул гашыйк була, балага уза, әмма аларга кавышу насыйп булмый, егет каршы килә. Инде карынындагы баласыннан котылу җаен эзләп йөргән Розага егетенең якын дусты тәкъдим ясый. Кыз риза була. Дөньяга Денис исемле малай аваз сала. Әмма бәхетле мизгелләр озакка сузылмый: уртак бала – Ксения туганнан соң күп тә үтми, ире инфаркттан үлеп китә. Җитмәсә, иренең әти-әнисе дә бар борчу-кайгыларда киленнәрен гаеплиләр. Туганлык җепләре өзелә. Хатын, ике бала белән, берьялгызы кала. Аракы белән дус булган әнисенең язмышын чак кына кабатламый кала ул. Үзен кулга ала һәм бизнес өлкәсендә сынап карарга тели.

Шулай итеп, 1995 елда аның шәхси танышу агентлыгы барлыкка килә. Эш җайга салына, байлык та туплана. Ялгызлык кына тынгылык бирми. Итекченең итеге юк, диләрме әле, ул да үзенә яр эзли. Һәм таба да. Бу хәл 2008 елда «Давай, поженимся» тапшыруында була. Роза тапшыруга килгән Юрий Андреев белән тормыш корып җибәрә. Әмма ире бик көнче булып чыга, аңа кул күтәрә башлый. Аерылышу бик авыр була. Кызының каршы килүенә карамастан, Роза элеккеге иренә тагын бер мөмкинлек бирә – алар кабат кушылалар. Кызы, үпкәләп, яшәргә әбисенә күчеп китә. Бу вакытта 21 яшьлек улы да әнисеннән аерым – үзеннән 5 яшькә олырак хатын белән яши. (Роза хәзерге вакытта улына кәләшне Татарстаннан эзли.) «Иртә уңмас – кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас» дигәндәй, Роза да донжуан ире белән бәхетле була алмый. Бүген инде ул бигрәк тә балаларының бәхетле, ә булачак килене һәм киявенең татар каныннан булуын тели.

Бервакыт матбугатта Р.Сабитованың кызын Татарстан Президенты улына бирергә теләве турындагы мәгълүмат күзгә чалынды. Егетнең француз кызына өйләнгәнлеген белгәннән соң, яучы ханым: «Мин егетнең үз бәхетен табуына бик шатмын. Бары тик кәләшнең татар булмавы гына кызганыч. Ата-ана нәсел-нәсәпне, милләтне сакларга тырышырга тиеш. Әгәр дә егет минем кызым белән танышкан булса, француз кызының шанслары калмас иде», – дип җавап биргән. Ул киләчәктә үзенең татар кода-кодагыйлары белән бер өстәл артына утырып, татар гореф-гадәтләре, йолалары буенча татар телендә аралашырга бик тә теләвен җиткергән.


Лилия ГАЗИЗОВА
"Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.10.2013 11:55:46

Белмим шул.Роза ханымнын татр миллэтенэ булган хормэте кунелендэ булса да .уз-узен тотуында татар хатын кызларына хас булган тыйнаклык,кешелэрне хормэт иту.юл куя белу кебек гадэтлэр ботенлэйгэ куренми. Бу минем фикер.Элбэттэ, уз миллэтеннэн булган килен-кияу бик шэп нэрсэ инде ул,лэкин бэндэсе иманлы булса,ходай каршында бар эдэмнэр дэ тигез бит, миллэткэ карамыйдыр инде ул-балалар бэхетле генэ булсыннар.

28.10.2013 16:53:15

Ниндидер диктаторский подход белэн яшэве,сизелэ.
Хамлык,стервозлык та житэрлек.Анысы могаен,Мэскэу йогынтысыдыр.

28.10.2013 11:39:57

Уз сузен культуралы гына итеп житкезэ белми. Шунсы эчне тырный бераз ))

27.10.2013 23:46:44

Молодец ханым! Уважать итэм мин аны.

Последние комментарии