“Роза Сәбитованың кияве булудан Алла сакласын!” (Ди-джей Радик белән ӘҢГӘМӘ)

“Беренче канал”да баручы “Давай поженимся!” тапшыруы 3 апрельдә татарларга багышланган иде. Димче Роза Сәбитованың кызы Ксениягә егет эзләделәр. Кандидатларның өчесе дә татар. Араларында Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм ди-джей Радик та бар иде. Тапшыруда татарча җырлар яңгырады, табынга татар халык ашлары чыкты.

Кияүләрнең иң чибәре Радик булса да, Ксения башка егетне сайлады. Роза Сәбитова киявенең бәйрәмнәрдә дә эшли торган җырчы булуын теләми икән. Радиктан әлеге тапшырудан нинди хис-кичерешләр белән кайтуы турында сораштык.  

— Радик, сине “Давай поженимся!” тапшыруында күреп, татарча җырлавыңны ишетеп, бик куандык. Анда, чыннан да, өйләнү максатыннан бардыңмы, әллә бу шоу өчен генә булдымы? 
 
—  Тапшыруда катнашып, хатынлыкка алырлык кыз табу уемда да юк иде. “Давай поженимся!” редакторлары үзләре минем белән элемтәгә кереп, “шоу”да катнашырга тәкъдим итте. Башта ризалашмадым, әмма алар мине тегеләй дә, болай да күндермәкче булды. Мин һәрвакыт пиар өстендә эшлим, “Беренче канал”да күренеп алу — көчле реклама булыр дип, тәвәккәлләдем. 

— Роза Сәбитованың кызы Ксения хатын-кыз буларак ошыймы? 
 
—  Юк, ул бөтенләй минем типаж түгел. Моны редакторлар аның фотоларын җибәрүгә үк аңладым, тапшыруда күреп сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым.
 
—  Русиянең иң данлыклы димче хатынының кияве буласың килми, алайса?
 
—  Алла сакласын! (көлә.) Ул теләсә кайсы егетне кыерсытыр кебек. Кызын шулкадәр күккә чөеп мактады, миңа шул ошамады. 
 
—  Аннары ул, иң беренче чиратта, егетнең матди хәлен тикшерде. Анысы ачуыңны китердеме?
 
—  Әйе, акча турында сүзне күп куертты. Кызганыч, кайбер урыннарны кисеп атканнар, эфирга чыгармадылар. 
 
— Тапшыруда бөтен нәрсә татар халкының гореф-гадәтләрен хәтерләтте. Роза өстәлгә бәлеш, кыстыбый, пәрәмәчләр куйган иде, татарча җырлар яңгырады. Бу мохиттә үзеңне уңайлы хис иттеңме?
 
— Редакторлар моннан цирк ясады инде. Әле миңа кәләш өчен калым түләү кебек нәрсә оештырырга кушканнар иде. Әмма моңа каршы төштем, башкалар алдында үз милләтемне көлкегә калдырасым килмәде. Без бит заманча халык. Шуңа да уртак фикергә килеп, Казаннан калфак алып килергә уйлаштык. Әмма ул эксклюзив бүләгемне бәяләүче генә булмады, тапшыру вакытында Роза аны башыннан салып, өстәлгә алып бәрде. Аннан моны көтмәгән идем. Бу “тамаша”ны да күрсәтмәделәр, кисеп атканнар. Шул чакта  әниемә тапшыру өчен махсус чәкчәк пешерткәнемә үкендем. Ул аны 5 сәгать әзерләде бит!
 
—  Тәмам кәефеңне кырганнар икән...
 
—  Мин бит яхшы әңгәмә корырга, матур чыгыш ясарга дип барган идем. Әмма... Роза шундук кызына нефтьче яки акча күп эшли торган шундыйрак һөнәрле кияү кирәген ассызыклап куйды. Арада күңелгә иң ятышлы кеше Лариса Гузеева булды.
 
— Василиса сине “кискен” дип атады. Үпкәләдеңме?
 
— Ул моны каян чыгып әйткәндер, белмим. Күрәсең, аны йолдызлар алдаган! Бу мине дә, дусларымны да таң калдырды. Мин бит, киресенчә, бик йомшак кеше. 

— Синең белән таныштырганда: “Үзенең эгоистлыгы аркасында якыннары белән аралашмый”, — дигән сүзләр яңгырады. Моңны ничек аңларга?

— Анысы да редакторлар уйлап тапкан чираттагы саташу...
 
—  Ярты ел элек йөргән кызың белән аерылышуың хакында сөйләдең. Бу да уйдырма гынамы?
 
— Юк, монысы чынбарлыкка туры килә. Ул озак вакыт миңа комачаулап, поклонникларымны куркытып йөрде. Соңгы арада бераз тынычланды бугай. 
 
—  Татарлыгың белән горурлануың әллә каян сизелә...
 
—  Бик горурланам һәм һәркем үз милләте белән горурланырга тиеш дип саныйм. Башка халыклар да безне хөрмәт итсен өчен уңышка ирешкән татарлар үзләрен күрсәтсен иде. 
 
—  Татар кызына өйләнәчәксеңме?
 
— Әлбәттә, җаным шулай куша. Ходай насыйп итсә, хатыным, һичшиксез, татар булачак.
 
— Өйдә татарча аралашасызмы?
 
—  Татарча да, урысча да. Мәскәүдә яшәгәч, күбрәк урыс сүзләре ычкына. 
 
—Әти-әниең кайсы якныкы?
 
— Әнием — Казанныкы, әтием Нижгар өлкәсенең Рыбушкино авылыннан. 

— Күпләр сине Казан егете дип уйлый бит...
 
—  Чөнки мин анда еш булам. Казан — иң яраткан шәһәрем. Әйе, күпләр мине шунда туып-үскән, шунда яши дип уйлый.
  
 
P.S. Ди-джей Радик (Радик Яруллин) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар җырчысы. Мәскәүдә туган, Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясен тәмамлаган.
 
"Ирек мәйданы" газетасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.05.2014 20:43:23

дип татарча белмәүче урыслар язган бит инде аны. Татарда Сәбит исеме юк. Сабит кына бар.

06.05.2014 15:15:54

Сябитова булган очракта да,Сэбитовага эйлэнэ алмый.
Сябит исеме юк татарда. Бары Сабит кына бар.
Хэзер наданлыкнын гаебе юк бугай инде.

06.05.2014 08:05:43

сАбитова тугел сЯбитова

25.04.2014 13:31:08

Сәбитова түгел, Сабитова. Кайчан язарга өйрәнерсез икән.

25.04.2014 08:01:44

Ул Рузалия ханымны күреп кайсы гына татар нәфрәтләнмидер. Милләтне начар яктан күрсәтергә махсус утыртмадылармы икән аны?!Тапшыру өчен образ тудырган дисәң - үзенең кызы янында образда була алмыйдыр инде.Ул бала ир эзләп телевидениегә барып җиткән! Ә бит юньле татар кызларын кияүгә алырга теләүчеләр буа буырлык. Бөекләрнед хатыннары, әниләре татар булуы турында беләбез. Ә монда "хатынлыкка бала бирәм, кем ала?" Уҗас!

24.04.2014 22:05:17

Молодец.Гап-гади татар егете, ихлас күңелле. Үз ярын табарга насыйп итсен. Бәхетле бул!

24.04.2014 20:08:15

Анасына карап,баласын бак диләр. Кырык мирдән калган Розага киәү булучыны бик җәллим мин.Аның кызы өчен көрәшергә хурланам мин.

24.04.2014 18:48:43

Даа, Сабитованын кем булуына шик юк.
Алдан да,ошамый иде.Хэзер акча диеп чукына торган хатын булуын белдек.
Сабит исеме татарчага тэржемэ ителми.
Эгэр дэ грамотный редакторыгыз булмаса, уземэ морэжэгать итэ аласыз.
Ни булса да мин монда еш булам, табу да авыр тугел.

Последние комментарии