Роза Сябитова хатынын кыйнаган Марат Бәшәровны «идеаль ир» дип атаган

Танылган яучы, телевидениедә алып баручы Роза Сябитова идеаль ир кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген әйткән. Аның фикеренчә, танылган актер Марат Бәшәров ир кешедә булырга тиешле асыл сыйфатларга ия.
Узган җомгада яучы инстаграмда  озын гына пост урнаштырган. Хатын-кызларга файдалы киңәшләрен дә биргән. Аның фикеренчә, ирләр күп хезмәт хакы алырга һәм хатын-кызларны хөрмәтли белергә: кино яки ресторанга чакырырга, кыйммәтле чәчәкләр һәм бүләкләр бирергә тиеш. Әгәр ир кешенең сөеклесе кыен хәлдә калган булса, ул аңа ярдәм итәргә тиеш. "Тиешләр" арасында тагын  ир кешенең ике югары белеме булу, әңгәмә кору осталыгы һәм юмор хисе булырга тиешлеге турында да әйтелгән.
 
Озын киңәшләре ахырына Роза Сябитова шундый шәп сыйфатларга ия  ирләр исемлеген дә өстәп куярга онытмаган. Менә алар: юморист Андрей Рожков, алып баручы Дмитрий Нагиев, җырчы Алексей Воробьев, артист Александр Морозов һәм күптән түгел икенче хатынын кыйнап борынын сындырган Марат Бәшәров.
 
 
Фото: https://vk.com

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии