Руслан Кираметдинов: «Ачуымны чыгарсалар, кирәкләрен бирәм»

Эстрадада парлы җырчылар шактый. Алар бергә-бергә матур гына иҗат итә, концертлар куя. Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов та шундый йолдызлы гаилә. Әмма алар никтер аерым җырлауны хуп күрә. Концертларын да аерым куя. Моның сере нидә икән? Бу хакта гаилә башлыгы Русланнан сораштым.

 – Руслан, син нинди кеше? Үз-үзеңә бәяләмә бирә аласыңмы?

– Кара, үз-үзеңне бәяләү кыен икән. Нинди кеше дип? Бик тыйнак мин. Тыныч кеше. Әмма тиз кызып китә торган гадәтем бар. Ачуны чыгарсалар, кирәкләрен бирәм. Әмма минем ул кабыну шырпы янып беткәнче сүнә.

– Җырчы булмасаң, кайсы өлкәдә булыр идең?

– Элегрәк көрәшә идем бит мин. Тормышымны да спорт белән бәйләргә теләдем. Әмма бер җәрәхәт алып, билне авырттырдым. Шуннан соң спорт белән ара өзелде. Җырларга булдым.

– Халыкта «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дигән мәкаль бар. Артист хатын белән яшәү ничегрәк?

– Ничек әйтим, ­«нормально»! Икәү бер казанда кайнагач, аң­лашырга рәхәтрәк тә әле ул. Бер-беребезне көнләсәк тә, уртак уйга киләбез.

– Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләр. Моның белән килешәсеңме?

– Килешәм, бик дөрес сүзләр. Әмма әле мине ир иткән Илмира бик яшь, тормышны бик аңлап бетерми, дөресен әйткәндә, тормыш тәжрибәсе җитми. Ул яши-яши килә торган әйбердер инде.

– Сине таныткан җыр дип кайсын саныйсың? Ул җырның тарихы нинди?

– «Бәгырең таш булса» җыры. Мин аны 9 нчы сыйныфта укыганда тарих дәресендә яздым. Илһам каян килгәндер, аптырыйм. Үзем дә аңламый калдым, уйламаган-көтмәгән җирдән туды. Хәзер яза алмыйм.

– Тиздән Филармония концертлар залында Казан тамашачысы каршында имтихан тотачаксың. Зәйнәп-Зөфәр, Гү­зәл-Илдар концертларын бергә куя. Нигә сез Илмира белән бергә түгел?

– Бар сәбәп тә Илмирада. Без икебез дә лидер, баш бирергә яратмыйбыз. Лидер кеше буйсына белми бит ул. Буйсына белер өчен тормыш тәҗрибәсе җитми. Шуңа әлегә аерым эшлибез. Киләчәктә бәлки аңлашып, берләшербез. Быелгы программам «Яшьлеккә алып кайтам» дип атала. Әти-әниләр яшь чактагы, элеккеге җырлар бик күп керде анда.

– Илмираны кыска итәкләр кидереп сәхнәгә чыгарганда көн­ләшмисеңме? Гомумән, көнләшү дигән нәрсә бармы сезнең арада? Бер-берегезнең телефоннарын тикшерәсезме?

– Көнләшү дигән әйбер бар. Тик тиешле кысадан чыкмас­ка тырышам. Илмира бик каты көнләшә. Мин аның телефонын караганым юк, ул тикшергәләп, «ревизия» ясап ала. 

– Руслан, гаиләң белән та­ныш­тыр әле.

– Аллага шөкер, әти белән әни өч дистә елга якын аңлашып, иңне-иңгә куеп яшәп яталар. Бик гади кешеләр. Әни «Чаллы икмәге»ндә эшли, әти электрчы. Бертуган абыем бар, ул сәнгатьтән ерак тора, җырлаганын ишеткәнем дә юк. Әни бик моңлы кеше.

– Юлда йөргәндә ­догалар укыйсыңмы, хәерләр би­рә­сеңме?

– Эшкә «бисмилла»сыз тотынмыйм. Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Юлга чыгып киткәндә: «Ходаем, юлларымны, эшләремне уң ит», – дип сорыйм, дога укыйм. Кайтып җиткәч тә: «Ярдәмеңнән ташламадың», – дип рәхмәт әйтәм.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.02.2016 21:34:54

Илмира яшь, синен тормыш тэжрибэн житэрлекме, Руслан? Тормыш тэжрибэсен бергэ туплыйсыз инде, гаилэ стажыгыз икегезнеке дэ тигездер бит? Бергэ гомер итэсе хатынын турында эзрэк йомшаграк итеп эйтсэн дэ буладыр инде ул, ана карап вэт ичмаса мужик, димэслэр

Последние комментарии