Салават Фәтхетдинов: Гаилә темасын сәхнәгә алып чыгарга тырышмыйм

«Номерем бар. Булмаса, эзләп табарсыз. Киләм дип шалтыратсагыз, егетләр каршы алырлар, кертеп утыртырлар». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 30 нчы – юбилей концертлары уңаеннан журналистлар белән очрашкан вакыттта безне әнә шулай дип чакырган иде.
Егет сүзе бер булыр. Әйтте һәм сүзендә торды Салават Зәкиевич. Шушы ук очрашуда тел, милләт, милли бәйрәмнәр турындагы сорауларга да җавап биргән иде ул. “Концертыма килсәгез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез, аңларсыз”, - дип тә өстәгән иде.
 
Чыннан да, тамаша буеннан-буена гамь, мәгънә һәм ямь сүзләре тирәсендә барды.  Сәхнәдә күңел көзгесен символлаштырган биш көзге куелган иде.  
 
- Татар булып, көчле булып, динебезне, телебезне, аңыбызны, моңыбызны саклап яшәр өчен әллә ни күп кирәкми. Беренчесе - мәхәббәтле гаилә, икенчесе – иман, өченчесе – Әлифба, ягъни үз телеңне онытмау һәм дүртенчессе – татар моңы. Бишенче көзге кебек буш күңел белән яшәүчеләр дә бар. Монысы инде гамьсезлекнең бер төре, - диде җырчы.   
 
Тамаша ахырында ул көзгене тамашачыларга таба борып, күңел көзгебезне ни белән тутыруыбыз бары тик үзебездән генә торуына басым ясады.
 
Йолдызлар һәм шәкертләр
 
Шартлы рәвештә алганда, концертның беренче өлешендә Салаватның элекеге җырлары, икенчесендә яңа җырлары яңгырады. Ул ял иткән арада шәкертләре Илүзә Гайсина белән Зөлфәт Фәхретдинов җырлады. «Йолдыз»лы кунак булып Татарстанның халык артистлары Илсаф белән Фирзәр Мортазин чакырулы иде.  Алдагы көннәрдә Вадим Захаров, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов килгән булган. Бүген һәм киләсе тагын берничә көндә башкорт һәм татар эстрадасының легендасы Фидан Гафаров чыгышы көтелә. Соңгысының исемен ишеткәч, залда утырган халыкның «эһһ!» дигән тавышлары ишетелде.
 
Шуннан соң Салават: «Кемгә нәрсә эләгә инде. Бүген булганына да куанырсыз. Аларның кайчан киләсен мин үзем дә белмим, шуңа күрә бер рекламага да кермәде», - дип көлде.
 
Кунаклар дигәннән, җырчының юбилей концертларында аның беренче концертларындагы гармунчысы Шәфәгать Салихов та катнашты.   
 
Үкенеч һәм сөенеч
 
Салават Фәтхетдинов халык шагыйре Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенүен дә әйтте.
 
- Фәнис Яруллин миннем турында: Их, Салават белән бер күрешәсе иде», - дип әйткән булган. Аның туган көненә күчтәнәчләр җибәргәнмен, үзем килмәгәнмен. Мин моңа бик үкенәм. Аның янына мин барырга тиеш идем, ул бит инде үзе минем янга килә алмый, - диде һәм Фәнис Яруллин шигыренә язылган яңа җыр тәкъдим итте.
 
Сөенеч дигәннән, әле күптән түгел генә Салаватның хатыны Ләйсән ханым 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Җырчы аңа багышлап “Сөю язы” дигән җыр башкарды һәм туган көн видеосы тәкъдим ителде.
 
- Гаилә темасын мин сәхнәгә бик алып чыгарга тырышмыйм, чөнки ул шәхси тормыш. Быел бөтен бәйрәм бергә туры килде. Безнең театрыбызга – 30 ел, хатыным Ләйсәнгә – 50 яшь, олы кызыбызга – 30 яшь, - диде.
 
Концерт программасы турындагы башка моментларны озын-озаклап язып тормыйм. Калганын үзегез килгәч күрерсез. Концерт турындагы фикерләремне генә гомумиләштереп язам.
 
Салават Фәтхетдиновның концертларыннан яңалык эзләргә кирәкми. Миңа калса, башка бик күп җырчыларның тамашаларыннан аермалы буларак, тамашачы аңардан ниндидер ят, үзенчәлекле шоу, яңа җырлар көтми. Киресенчә, элекеге еллар репертуарындагы хитларны көтеп ала, нәкъ менә шуларны ишетергә теләп килә. Ул җырлар кемнеңдер яшьлеге, кемнеңдер балачагы, кемнеңдер тормышындагы билгеле бер вакыйга белән бәйле. Махсус сынап утырдым, Салават Фәтхетдинов башкаруындагы барыбыз да һәр сүзен яттан белгән “Туган көн”, “Урсал тау”, “Көтмә син, көтмә, үпкәләмә”, “Әнкәмнең догалары”, “Гашыйклар җыры”, “Ике йөрәк”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырларыннан соң халык уч төпләре кызышканчыга кадәр кул чапты. Шәхсән үзем аның элекеге репертуарыннан тагын берничә җырын рәхәтләнеп тыңлар идем әле.   
 
Салаватның юбилей концертлары 16 көн барачак. Ә бер көн – 20 августта “Татар моңы” концерты оештырылачак. Без барган көнне зал шыгрым тулы иде, башка көннәргә дә билетлар бик аз санда калган диделәр. Дуслар, танышларны исәпкә алмаганда, шыгрым тулы заллар белән уналты көн концерт кую бик сирәкләргә генә бирелә торган сәләт. Бу яктан Салават Фәтхетдинов бик бәхетле, чөнки аның озак еллар яратып тыңлый торган тугры тамашачысы бар.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии