Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә бирде! (ФОТО)

30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган.

"Салават белән бик күп еллар дәвамында дус-тату булып яшибез. Аның тормыш иптәше Ләйсән Зөлфия белән бергә укыды. Никах мәҗлесе бик күңелле узды. Анда ике якның да бары тик якыннары, туганнары гына чакырылды", дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Җәвит Шакиров.
 


31 декабрь - Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өчен икеләтә бәйрәм көне булган. Алар кодагыйларының 55 яшьлек юбилеенда бәйрәм иткән, аннан соң исә бергәләшеп Яңа елны каршы алганнар.

Фото Динә Закированың Инстаграмдагы битеннән алынган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.01.2016 16:41:28

Яулык ябуныж төп максаты - чәч, муен күренмәскә тиеш. Ни өчен модага ияреп кенә яулык яба икән безнең хатын-кыз????

Последние комментарии