Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар дип саный

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар, ди.
Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
 
“Сәнгать өлкәсендә бүген ничектер читкә тайпылу бар. Саф татар моңына соңгы вакытта илебез кытлык кичерә. Башта рус эстрадасына гына ияреп барабыз микән дип уйлаган идек, хәзер Европа, башка илләр юнәлешенә кереп киттек. Бүген сәнгатьтә кризис дип әйтергә ярый микән аны, дөрес якка үзгәрмәү микән - ничек дип тә аңлата белмим, әмма нидер дөрес түгел. Әлбәттә, замана җиле үзенекен итә. Мода бит 10, 20 елдан соң кире әйләнеп кайта, сәнгатьтә дә шулай ул”, – диде Салават Фәтхетдинов.
 
Мэтр һәр нәрсәнең тәртибе гаиләдән башлана дип саный.
 
“Студентларыма да аңлатам: һәр милләтнең үз моңы, үз йөзе булырга тиеш дим. Үзегез беләсез, интернет заманы - нәрсә начаррак, шул балаларга йогынты ясый. Шуңа күрә, иң беренче, тәртип өйдә булырга тиеш. Әти-әни бирә алмаган дөрес юнәлешне илдән сорарга ярамый. Шуңа күрә мин һәр ата-анага мөрәҗәгать итәм. Өйләрендә балалары, оныклары белән тәртип салсыннар. Шул вакытта сәнгатьтә дә, башкасында да, илдә дә тәртип була”, – диде җырчы.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии