Салават Миңнеханов Гүзәлем белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде (ВИДЕО)
Мисырда төшерелгән клиплардан соң Салават Миңнеханов белән Гүзәлем арасында нидер бар шикелле тоелган иде. Уртак самолет билеты гына түгел. Имеш-мимешләр булмасын өчен Салават "Акчарлак" газетасына барысын үзе сөйләгән.
"Гүзәлем белән безне дуслык җепләре генә бәйли. Бик талантлы, мөстәкыйль кыз ул. Мин аның продюсеры да әле", - ди Миңнеханов.
34 яшен тутырган Салават кайчан өйләнәчәк? Ни өчен ул еш кына күз яшьләрен түгә һәм... "Мезим" эчә? Бу турыда сез интервьюны тулысы белән укып белә алырсыз.
Комментарии
Ул кызлар үзләре чишенде микән, әллә теге чишенергә өлгермәгән егет чишендерде микән?
элбэттэ продюссер гына,ул бит йоргэн кызын бик "ярата"))))))