Салават Миңнеханов хатыны белән яшь аермасы аркасында нинди кыенлык туганын әйтте
Билгеле, Салават Гүзәлемнән 12 яшькә өлкәнрәк. Яшь аралары кыенлыклар, аңлашылмаучылыклар тудырмыймы икән, сорыйк әле...
Гүзәлем:
- Бөтенләй дә сизелми диярлек. Өч ел эчендә ямьсез итеп ачуланышып, үпкәләшкәнебез юк. Әллә мин аның яшендәгеләр кебек фикер йөртәм, әллә инде ул һаман яшь күңелле булып кала белә... Иҗади сорауларга килгәндә, ул бик кырыс һәм һәрнәрсәне озак итеп уйлап эш итә торган кеше.
Салават:
- Минем әти белән әниемнең дә яшь арасы 12 яшь, мәрхүм әтием дә 35 яшендә өйләнгән. Соң өйләнгәнемә, яшь кәләш сайлаганыма алар борчылгандыр дип уйламыйм. Бер каршылык та юк. Киресенчә, яшәреп киттем. Аңлаешсызлыкларга килгәндә, берсендә фильмнар турында сөйләшеп утырабыз. Гүзәлем, мәсәлән, “Звездные войны” фильмын белми, бу хакта фикер алышып булмады. Менә шунысы кыенрак (көлә).
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
Комментарии
Мин Салават Миннехановтан 1 яшькэ генэ яшьрэк, эмма мин дэ "Звездные воины" фильмын белмим)) доресрэге карарга кирэк дип тапмыйи. Монда яшьнен бернинди катнашы юк, руслар эйтмешли, дело вкуса))
Бик матур пар. Собханалла!