Салават Миңнеханов ирекле иҗатка күчкән (ВИДЕО)

“Онытма мине” клибы белән татар эстрадасын шаулатып алган җырчы Салават Миңнеханов өчен быел үзгәрешләргә бай ел булган. Телевизор экраннарыннан сирәк күренә, “Азнакайның мәдәният министры” дигән сүзләр ишетелми башлагач тамашачыларда сораулар туды, төрле имеш-мимешләр йөри башлады.

Чынлыкта исә ул районның мәдәният идарәсен дә җитәкләми, “Барс Медиа” ширкәте “йолдызы” булудан да туктаган икән.

“Азнакайда мәдәният өлкәсен алып бару ошаса да, үз иҗатыма вакыт таба алмадым”, ди Миңнеханов.

​​“Барс Медиа” ширкәтеннән китүен җиде еллык килешүнең тәмамлануы белән аңлатты. Алга таба ул эстрададагы үсешенә үзе генә җаваплы булачак. Бүген Салават бар көчен җырлар яздыру эшенә бирә. Көзгә, үзенең 33 яшьлек туган көненә яңа альбом өлгертергә тели.

Киләчәктә җырчы Миңнеханов янә дәүләт эшенә кайтмасмы дигән фаразлар да бар, чөнки ул әле дә “Бердәм Русия” фиркасе тарафдары булып кала. 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

кунелем болгана

Последние комментарии