Салават Фәтхетдинов турында 10 кызыклы ФАКТ

Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды.
Күркәм юбилеен ничек үткәрүе турында "Матбугат.ру"да яздык. Шулай ук Салават Зәкиевич турындагы кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә бүлешергә булдык.
 
1.Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.
 
2.Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.
 
3.Мәктәпне тик “5”ле билгеләренә тәмамлый.
 
4.Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.
 
5.1989нчы елдан бирле сольный концертлар куя.
 
6.Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.
 
7.Кумиры – Илһам Шакиров.
 
8.Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.
 
9.Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.
 
10.Кызы Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии