Сания Әлмиева: “Туйлар.ру” яхшы тамада табып бирде

Быел иремнең юбилее - 50 яшь. Әлеге вакыйгага бер ай алдан әзерләнә башладык. Кафе белештек, менюсын сөйләштек, кунакларны чакырдык. Ләкин бер сорау туды: ә бәйрәм ничек үтәчәк һәм аны кем алып барачак соң? Шул мизгелдә мин интернеттан “Туйлар.ру” сайтына эләктем.

Монда тамадалар бик күп иде. Кайсын сайлый белми аптырап утырдым, язылган телефон номеры буенча шалтыраттым. Минем белән бик итәгатьле һәм ягымлы сөйләштеләр. Без бергәләп тамада эзли башладык. Сайлау даирәсе бик киң калмаган иде, чөнки мин бер ай кала гына мөрәҗәгать иттем. Андый зур чарага 2-3 ай алдан әзерләнә башларга кирәк икән. Нәтиҗәдә, Земфира исемле тамадага тукталдык. Бәйрәм алдыннан аның белән күрештек, барысын да җентекләп сөйләштек. Ул бар нечкәлекләрен дә аңлатты, мәҗлеснең үзенчәлекле моментларын да сөйләде. Һәм әйтергә кирәк, юбилей искиткеч җылы, күңелле һәм матур узды. Кунакларга сүз биргәч кайберләре югалып та кала, андыйлар тотлыгып торса, тамада аларга булышып үзе дә теләкләр өстәп җибәрә, каушап тормый. Үзенең дә, музыкант егетенең дә җырлавы яхшы. Юбилейга 40лап кунак чакырган идек - барысы да бик канәгать калды, киләсе елга үзеңнең юбилееңны да шулай күңелле итеп оештыр әле дип таралыштылар.

Гомер бәйрәмебезне матур итеп үткәргәне өчен Земфирага да, “Тулар.ру” сайты төркеменә дә рәхмәтем чиксез! Эшләрегездә уңышлар сезгә!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии