Сайтыбызга бүген 5 яшь тулды!

Татар туйлары турындагы иң беренче сайт «Туйлар.ру» бүген үзенең юбилеен бәйрәм итә. Сайтыбызга беренче яңалык 2011 елның 27 маенда урнаштырылган.

Әлеге ресурс туйлар турында гына түгел. Гомумән, татар шоу-бизнесы турында. Чөнки туй-мәҗлесләр һәм артистлар һәрвакыт янәшә йөри.

«Туйлар.ру» - яңа гына никахлашырга ниятләгән яшь парлар өчен файдалы сайт. Монда тамадаларның телефоннарын табарга, фотограф юнәтергә, зал сайларга мөмкин. Шулай ук "Файдалы киңәшләр" бүлегенә күз салыгыз. Никахка яулыкны ничек бәйләргә? Татар туйларында нинди гореф-гадәтләр бар? Табынны ничек дөрес итеп корырга? Тамаданы сайлаганда ниләргә игътибар итәргә? Барысын да шушыннан белерсез.

Хәтта яхшы ир яки яхшы хатын сорау догалары да бар.

Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Бәйрәм белән!

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии