Сәлам! Мин Булат Бәйрәмов
![](https://www.tuylar.ru/pics/news/news_3160.jpg)
Әгәр син бу битне ачып карагансың икән, КОТЛЫЙМ, димәк, син тиздән өйләнергә йөрүче батыр егет, яки шул егет ясаган тәкъдимгә ризалык белдергән бәхетле кәләш, яки "Бәйрәмовның битендә ниләр бар икән?" – дип кызыксынучы минем коллега )).
Түбәндәге мәгълүмат булачак кияүләр һәм кәләшләр игътибарына!
Туйлар алып бару өлкәсендә зур тәҗрибәм барлыгы хакында сөйләп тормыйм*, минем өчен иң мөһиме – бәйрәмнең бер сулышта, күңелле һәм истә калырлык узуы. Икенчедән, яшь парларның бу бәйрәмдә үзләрен чын йолдыз итеп хис итүләре. Һәм соңгысы: бәйрәмнең ахырында яшьләр һәм аларның әти-әниләренең шат, елмайган, бәхетле йөзләрен күрү.
Булат Бәйрәмовтан ташламалар (скидка):
– бәйрәм 2-3 сәгатьлек кенә...
– туй киләсе атнада...
– мин туганнарыгызның яки дусларыгызның туен алып барганмын...
Досье:
- “Татар радиосы”нда иртәнге шоу – алып баручы.
- ТМТВ каналында “Тәмле көрәш” тапшыруы – алып баручы.
- Туйлар, никах мәҗлесләре, бәби ашлары, юбилейлар, корпоративлар, сабантуйлар – алып баручы.
- Республикабызда һәм чит төбәкләрдә узучы күп кенә концерт чаралары алып баручысы.
- Ләйсән Гимаева белән башкарган “Җаныкаем-җанашым” җыры өчен 2010 елда “Алтын Барс” премиясе лаураеты.
- Баян, гитара һәм нерв кылларында оста уйнаучы ))
* +79172241818 шалтырат – сөйләрмен.
Комментарии