Шәкүрне хоббие хатынлы иткән

Татар рэперы Шәкүр (Алмаз Корбанов) Башкортстан кызы Лариса белән никах укыткан. Никах 9 июль көнне Уфаның “Лалә” мәчетендә уза.
Яшьләр 2010 елның сентябрь аенда Шәкүр үзенең хоббие белән шөгыльләнгәндә танышалар. Ә аның хоббие – фотога төшерү. Лариса Шәкүр янына модель буларак килә. Шуннан соң аларның берьеллык мәхәббәт тарихы башланып китә.
Шәкүр белән Ларисаның туйлары Рамазан ае узганнан соң, 9 сентябрьгә билгеләнгән. Туйга бик күп кунаклар чакырулы икән.
Яшь парга озын һәм тыныч тормыш телибез. Туйларыгыз гөрләп узсын!
Комментарии
кызы таш курчакка охшаган
э ул чыннан да Шэкурме сон? фотода бите куренми бит
шакурга тубэтэй житми)))
Бик матур пар!!! Хислэрен гомергэ сакласыннар!!!
никах уза түгел, ә узган!!!!
Инде булган,дигән сүз.
Ә матур парга тигез,бэрэкэтлн гомер насыйп булсын!!!