Шәмсия Җиһангированың туй турында шаян һәм гыйбрәтле шигыре
Сезнең туйлар да шулай узып, яңа тормышыгыз шулай башландымы?
Шәмсия Җиһангирова "Өйләнешкәч"
Безнең әле бернәрсәбез дә юк:
Касәбез юк чәйләр эчәргә,
Аш ашарга кашык, тәлинкә юк,
Тәҗрибә юк дөнья көтәргә.
Әти-әни берни өйрәтмәгән...
Төяп-төяп байлык бирмәгән...
Күккә ашкан тауны әйткән дә юк,
Төшә белербезме үрләрдән?!
...Ә шулай да - күңел күктә безнең!
Син карыйсың миңа, мин - сиңа.
Юкны бар итүче мәхәббәт бар! -
Иң кадерле байлык шушы ла!
Комментарии