“Шәрә кыз”ның әнисенә “скорый” чакырганнар

Павлоград шәһәренең 15нче урта мәктәбендә укучы 17 яшьлек Анастасия исемле кыз чыгарылыш кичәсенә эчке күлмәк киеп килгән иде. Кызының күлмәге шау-шу турдырганлыкка борчылып, шушы көннәрдә аның әнисен йөрәк өянәге белән "скорый" алып киткән.

 

 

 

 

 

 

Чыгарылыш кичәсенә эчке күлмәктән килгән украин кызы интернет җәмәгатьчеле арасында шактый популярлашты. Интернет блогерлар аңа “шәрә кыз” дип исем такты. Безнең сайтта да “Украин кызы чыгарылыш кичәсенә эчке күлмәктән килгән” дигән материал кызыксыну уятты. Анастасиянең чыгарылыш күлмәге мондый шау-шу турдырганлыкка борчылып, шушы көннәрдә кызның әнисен йөрәк өянәге белән скорый алып киткән, дип хәбәр итә Life News.

Кыз укый торган мәктәптә украин телен һәм әдәбиятын укытучы Алена Фомина имтиханнар вакытында үзен начар хис итә башлый. Хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, ханымны йөрәк өянәге белән больничага алып китәләр.

“Настя белән идарә итеп булмый, аның мондый кыланышлары еш була. Элек моңа әллә ни игътибар бирүче юк иде. Әмма фотолар интернетка чыккач, бу зур шау-шу тудырды. Әнисе аның белән бик озак көрәште, булмагач – кулын селтәде. Ул Настяның гаиләсен оятка калдыруына борчыла”, ди Алена Фоминаның хезмәттәшләре.

Бүгенге көндә Настя Одесса университетының журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Ул сәяси ток-шоу алып барарга хыяллана икән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.05.2012 15:56:29

Балаларга бишектә чакта ук тәрбия бирә башларга кирәк.Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән керми.Шушы яшькә җиткәч аның холкы инде үзгәрмәячәк.

20.05.2012 20:23:41

Хәзерге яшләрнең кайсы белән идәрә итеп була?? Бу әле чәчәкләрегенә.. җиләкләре алда..һәм бик нык булачак.

20.05.2012 17:04:53

Бу Собчакны да уздырачак.

Последние комментарии