Собчакның бианасы туйны ташлап кайтып киткән

Ксения Собчак белән Константин Богомоловның туе тирәсендә шау-шу тынырга уйламый да әле. Парның ЗАГСка катафалкта килүе бер хәл, туй үзе дә маҗараларга бай булган.
300гә якын кунакны барыннан да бигрәк Ксениянең иренә эротик бию бүләк итүе телсез калдыра. Шундый ук эчтәлектәге җырга чишенә башлаган киленнең стриптиз биюен Богомоловның зыялы әти-әнисе күтәрә алмаган, күрәсең. Алар бию вакытында банкетны ташлап кайтып китте, дип сөйләгән туйда булучылар.
 
Журналистларның: "Улыгызның сайлавы белән киләшәсезме?" - дигән соравына режиссерның әтисе Юрий Богомолов: "Бу аның сайлавы!" - дип кырт кына җавап биргән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии