Сөмбел Билалова: "Балдак киеп кенә бәхетле булып булмыйдыр" (ИНТЕРВЬЮ)

Күпләр Сөмбел Билалованың Мәскәүдә яшәвеннән хәбәрдар түгелдер. Шулай да җырчыга Казан-Мәскәү арасын еш таптарга туры килә. "Гадәттә, мин поезд белән йөрим, бик ашыгыч булганда гына самолетка утырам. Ә ирем белән машинада кайтабыз", - ди ул юл мәшәкатьләре хакында. Хәер, быел Сөмбелне бары тик юл мәшәкатьләре генә көтми...

- Быел минем икеләтә юбилей: җәй көне 30 яшь тулса, иҗатыма - 10 ел. Алла боерса, юбилей елы уңаеннан альбомымны чыгарып, сольный концертымны уздырырга планлаштырам. Чираттагы өченче альбомымда яңа һәм мине заманында таныткан җырларым да урын алачак. Берничә җырыма караоке да кертмәкче булам. Чөнки сорап аптыратып бетерделәр (елмая).

- Мәскәүгә күченеп, гаилә коруыңа ничә ел инде?

- Тормыш иптәшем Рафаэль белән кавышуыбызга да быел көзгә биш ел була икән. Тагын бер юбилей (көлә). Кияүгә чыгу белән Мәскәүгә күченеп киткән идем. Иремнең эше компьютерлар белән бәйле. Бер урында гына эшләсә дә, дәрәҗәсе үсте. Иҗатымда миңа бик нык булыша. Үзегез беләсез, клип төшерүгә, җырлар яздыруга һәм башкасына акча күп китә. Алла боерса, көзгә кадәр ике клип төшерергә уйлыйбыз. Алар Мәскәүдә һәм чит илдә төшереләчәк.

- Иҗат иҗат белән, бәби көтмисезме әле?

- Аны бөтен кеше сорый инде. Бәби ул кемгәдер теләмәгәндә, ә кемгәдер көттереп килә. Әлбәттә, минем әни буласым килә. Алла боерса, булуга әйтермен (елмая).

- Мәскәүгә ияләшеп беттеңме инде? Казанны сагынасыңмы?

- Казанны бик сагынам. Вакыт узган саен сагынуым кимер дип уйлаган идем, тик алай түгел икән. Җирсүгә бирелмәскә эшем ярдәм итәдер дип уйлыйм. Әлбәттә, күченеп киткән мәлдә Мәскәүгә ияләшүе авыррак булды. Әти-әниемне, апамны сагына идем. Ни дисәң дә, биш ел диярлек яшим. Мондагы мохиткә дә өйрәнеп беттем.

- Мәскәүдә тамада эшен алып барасың дип беләбез...

- Әйе, нәкъ тә шулай. Казанда мине җырчы буларак кына беләләр. Ә Мәскәү татарлары арасында популяр алып баручыга әйләндем. Туйлар, банкетлар, төрле татар җәмгыятьләре оештырган чараларны алып барам. Бөтенләй татар телендә генә алып барып булмый. Ни дисәң дә, Мәскәү татарлары урыслашкан, шулай да үзләренең милләте өчен янып йөри торган кешеләр. Гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәребезне онытмыйлар.

- Мәскәүдәге туйларның безнекеннән аермасы бармы?


- Казан туйлары оештырылуы ягыннан русларныкына якын: бүләкләр бирү, котлаулар һәм башкасы. Ә Мәскәү татарларының туйларында башкача. Аларның үзләренең такмаклары бар. Менә мин 5 ел буе аларның туйларын алып барам, әмма һаман әлеге такмакларны өйрәнеп бетерә алмыйм. Җырчы буларак көйне әйбәт ишетә белсәм дә, нишләптер аларның көен отып ала алмыйм (елмая). Баштагы мәлләрдә тамада эшенә алынырга курка идем. Алып бара-бара шомарасың икән ул. Туйда иң мөһиме –алып баручының энергетикасы.

- Банкет җырчысы булып кына калырмын дип уйламыйсыңмы?

- Туйлар, төрле кичәләр алып баруны, тамада эшен бик яратам. Кешегә бәйрәм ясавы үзе рәхәтлек бирә. Банкетларда җырлап йөрүне берничек тә кимсенү итеп кабул итмим. Банкетларда җырчы булмаса, кем килгән кунакларга җырлый (көлә)? Тамада булу - акча эшләү чарасы. Нишләп мин аңардан баш тартырга тиеш?! Банкетта да, сәхнәдә дә эшләргә яратам. Минем банкетта эшләвем сәхнәдә эшләвемә дә бик зур йогынты ясый. Чөнки банкетта эшләү җырчыга тамашачы белән якыннан аралашырга ярдәм итә. Хәзер мин сәхнәгә оялмыйча, каушамыйча чыгам. Әлбәттә, сәхнә артында дулкынлану була. Банкет җырчысы булып кына калырмын дип уйламыйм. Минемчә менә шулай радио-телевидениедә күренеп, сольный концертларыңны ясап йөрсәң, банкет җырчысы гына булып кала алмыйсың.

- Алсу Сафинаның ире аның банкетта кешеләр ашап утырганда җырлаганына каршы, дип язганнар иде. Ә синең ирең моңа ничек карый?

- Минемчә, әгәр син кеше ашап утырганда чыгып, алар үзләренең ашауларыннан туктап сине карап, тыңлап утыралар икән, моның бернәрсәсе дә юк дип уйлыйм. Минем ирем андый әйберләргә бик тыныч карый. Көнләшкәнен дә сиздергәне юк. Әмма кайчакта башкалардан: “Сине Рафаэль бик көнли икән”, - дип ишеткәлим. Концертларга, төрле кичәләргә без гел бергә йөрибез. Әлбәттә, бөтен ирләр дә мондый әйберләргә риза булмый. Шуңа күрә җырчының, артистның ире булу бик авыр нәрсәдер. Тамада эшемдә тагын бер авырлык бар. Нигездә туйлар, концертлар, төрле кичәләр шимбә көнне уза һәм шул көнне миңа эшләргә туры килә. Ә туганнарның, дусларның туган көннәре булганда, без ирем белән бергәләп бара алмыйча калабыз. Йә ул үзе генә бара, йә мин соң гына килеп җитәм. Хәзер менә җәйгә үземнең, әтиемнең юбилейлары. Нинди көннәрне калдырырга икәнен уйлап утырам.

- Сөмбел, рус телендә дә җырларга теләк юкмы?

- Юк, минем рус җырлары мохитенә кереп китү теләгем юк. Мин Мәскәүдәге берәр театрда актриса буларак эшләү турында хыялланам. Сәхнә тормышым баштан ук актриса булудан башланырга тиеш иде. Балачактан ук җырлап йөргәч, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада актеры факультетына укырга кердем. Әлбәттә, иҗат ягыннан Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк. Әмма бүгенге көндә минем өчен биредәге татарлар җәмгыятендә ныгып калу күпкә мөһимрәк. Инде Италиягә туй алып барырга чакыру алдым. Әйтергә дә куркып торам. Алла боерса тиздән июнь аенда Италиянең бер курорт шәһәрендә яшь парны өйләндерергә барабыз. Үзем генә түгел. Минем белән 8 биюче кыз белән аларның җитәкчеләре бара. Татар халык биюләрен башкарачаклар. Үзем дә милли образда булачакмын. Кәләш үзе Татарстаннан. Хәзер яшьләр ни генә кыланмыйлар. Бәхетле генә булсыннар (елмая).

- Сөмбел, нишләп туй балдагыңны киеп йөрмисең?

- Кайбер кеше балдагын бер дә салмый. Ә мин йоклаганда, юынганда гына салам, тик яңадан киеп китәргә онытам. Начар торабыз дигән сүзләр дә ишеткәнем булды. Безнең мәхәббәт шушы балдакка гына бәйләнеп калмый. Минемчә, балдак матурлык, бизәнү чарасы. Инде балдак киеп кенә дә бәхетле булып булмыйдыр. Бары шул яңадан киеп китәргә оныту бәласы гына. Озын гомерле һәм матур парлар булып яшәргә язсын. Мин моны барлык кавышкан яшь парларга телим. Инде урта һәм өлкән буын парларына шул ук теләкләремне җиткерәм. Бер-берләренең кадерләрен белеп, яратып яшәсеннәр. Чөнки бүгенге көндә әйбәт ир-егетләр дефицит (көлә). Хатын-кыз буларак, без дә түземле булыйк.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии