Сөмбел Заһидуллина Марат Фәйрушинга кияүгә чыга?

Эстраданың ике талантлы артисты Марат Фәйрушин белән Сөмбел Заһидуллина турында “очрашып йөриләр икән” дигән имеш-мимешләр таралды.
Беркөнне Сөмбел Марат белән кочаклашып төшкән фото астына йөрәк куйган иде. Марат та Сөмбел белән төшкән уртак фотоларын урнаштырды. “Ничек уйлыйсыз, дуэт өчен безнең тавышлар туры киләме икән?” - дип тә язган Марат. 
 
“Тавышлар гына түгел, үзегез дә туры киләсез”, “Икегез дә талант иясе”, “Сез бик матур пар, бәхетле булыгыз” һ.б. фикерләр язганнар аларга. 
 
Ә шулай да ике җырчыны нәрсә бәйли соң? “Марат белән ике еллап таныш. Бик яхшы аралашабыз. Безнең мөнәсәбәтләрне кем ничек аңлыйдыр, белмим”, - ди Сөмбел. Марат исә: “Без Сөмбел белән дуслар”, - диде. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии