Тамада Айрат Загриев Зәңгәр күлдә су коенган

Популяр тамада, төрле мәҗлесләрне алып баручы һәм “Бим-радио”ның иртәнге эфирында казанлыларга уянырга ярдәм итүче егет Айрат Загриев ял вакытын бушка сарыф итми. Кемнәрдер чиертеп-капкалап йөргән арада ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Шул исәптән бәйрәм көннәрне дә.
Айрат Казан читендә урнашкан Зәңгәр күлгә су коенырга барган. Дөрес, бу юлы Яңа ел җылы килде, узган елдагыча 30 градус түгел. Әмма 2-3 градуста да урамда кар ятканда күлдә су коену – экстрим. Нинди генә әле!  
 
Айрат Загриев әйтүенчә, ул үз тормышында төрле компанияләргә эләккән. Яхшысына, начарына. Хәзер менә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы егетләр белән дуслашкан. Һәр якшәмбе иртән су коенырга йөриләр ди. Афәрин!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии