“Тамада өчен тайм-менеджмент бик мөһим,” – ди 12 сәгать туй алып барган Миләүшә Сибгатуллина

Миләүшә Сибгатуллина эшкә чыгып өлгермәде – инде тагын бер яраткан эшенә алынган. Ул да булса туйлар, юбилейлар алып бару. Миләүшә ханым нинди мәҗлесләр алып барырга ярата һәм үзенең туе ничек узган – “Туйлар.ру”га ул бу турыда эксклюзив интервью бирде.

- Миләүшә ханым, “Хәерле иртә!” тапшыруы туры эфирда бара. Анда алган адреналин гына җитми ахрысы сезгә. Туйлар алып баруның максаты акча эшләүме яки башка сәбәпме?

- Адреналин җитә, нинди җитмәгән! Артыгы белән, бер иртәнең туры эфирын атна буе искә төшереп йөрибез (көлә). Туйлар, юбилейлар алып бару белән күптән шөгыльләнәм. Бу минем хоббием дисәң дә була. Яшьрәк чагымда Казан милли-мәдәни үзәгендә бик күп концертлар алып бардык. Әлеге эш бик ошый иде. Телевидениедә камерага карап сөйлибез. Монолог кебек. Концерт алып барганда исә тамашачының күзенә карап сөйлисең, аның син әйткән сүзләргә реакциясен күреп, тоеп була. Зал белән аралашып эшлисең. Туйлар, төрле мәҗлесләрдә дә җанлы аралашу бара.

- Туйларга караганда юбилейларны алып бару җиңелрәк диләр. Килешәсезме?

- Аудиториягә карап инде ул. Әгәр кунаклар арасында бер яшьтәгеләр, әйтик өлкәннәр икән, шәхсән миңа  алай җайлырак. Туйда бит олылар да күп, яшьләр дә. Өлкәннәр күп сөйләргә ярата, ә яшьләрнең уйныйсы, биисе, күңел ачасы килә. Дөрес, яраклашуы авыррак инде, шулай да бер уртаклык табарга тырышасың. Шуңа күрә юбилейлар үткәрү рәхәтрәк.

- Күңел ачу дигәннән, туйларда кызыклы хәлләр булмый тормый – берәрсе исегездә калдымы?

- Күп инде ул. Элек кеше хәмер эчәргә ярата иде, аннары сугыша башлыйлар. Хәзер күбесе машинада килә, кеше алай эчми. Иң истә калган туй - 12 сәгать дәвам иткән иде.

- ???

- Әйе! Мәҗлес кичке 5тә башланырга тиеш иде. Ни сәбәпледер Башкортстаннан кунаклар килеп җитә алмады. Төнге 11гә кадәр аларны көттек. Җыелган кунаклар кайтып та китә алмый, аларны тик тотып та булмый. Күңелләрен ачып, уйнатып туй башланганчы ук инде арып беткән идем. Аннары туй алты сәгать дәвам итте. Таң атканда гына таралыштык. Менә шундый көтелмәгән хәлләр дә булгалый бу эштә.

- Ә сез сценарий белән эшлисезме яисә импровизацияне хуп күрәсезме?

- Сценарий язып эшләргә яратмыйм. Кулыңа микрофон тотасыңмы, кәгазьме дигәндәй. Мәҗлеснең төп планы башка әллә кайчан кереп урнашты инде. Бу, күрәсең, тәҗрибә белән киләдер. Аннары тамада кешегә тайм-менеджмент дигән төшенчәне дә истән чыгармаска кирәк. Озак сөйләүчене вакытында туктата белү дә мөһим. Бу эштә психолог та, артист та, хәтта укытучы да була белергә кирәк. Чөнки яшьләрнең тормышы башында матур теләкләр, киңәшләр, үгет-нәсихәт бирүче дә, туры кыйбла күрсәтүче дә ул тамада.

- Үз туегызны хәтерлисезме?

- Әлбәттә, андый көнне ничек онытасың инде?! Безнең никахлашу бәйрәме бик тыныч һәм күңелле узды. Бәйрәмнән соң кичке Казан буйлап сәяхәт иттек, ә җәй җиткәч диңгезгә бардык. Безнең туйда кеше күп түгел иде. Кырыкка якын. Шулай булганда бик рәхәт ул. Иң-иң якын кешеләр генә, рәхәтләнеп ял итәсең – туй өчен иң яхшы вариант шул дип уйлыйм. Хәзерге туйларда кунаклар саны 100дән дә ким булмый. Яшьләрнең кайчак аның кадәр кеше дә җыясы килми, ләкин ике якның да әти-әниләре барлык туганнарны-дусларны җыярга тырыша. Өлкәннәрне дә аңларга була – туй ул ике якның танышу урыны да бит әле.

- Хәзер хәләл туйлар бик популяр. Аларга карашыгыз нинди?

- Аларны алып барырга аеруча яратам. Мин андый кичәләрдән ял итеп, рухи азык алып кайтам. Андый туйлар хәдисләр, догаларга бай була, шуңа да фәрештәләр барлыгын сизгән кебек буласың. Хәләл туйларны үткәрү шуңа да бик җиңел үтәдер.

- Миләүшә ханым, үткәргән туйларыгыз күңелле, ә яшь парлар бәхетле булсын!

- Рәхмәт!

1


2


3


4


5


6

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.01.2012 01:13:46

Потому что она намного дороже чем эти тряпки, господа.Она открыта, приятна, у нее хорошая энергетика, она никому не завидует, поэтому у нее все хорошо и всегда так будет.

03.01.2012 21:35:14

вроде бы затлы куренергэ тиешле киемнэр.. но так дешево на ней смотрятся..

29.12.2011 12:35:32

ницек бу Миләүшәгә акца җитми, шул инде аның сәбәбе. Акца житсә утырыр идең өйдә. Давай тырыш.

24.12.2011 16:51:53

ничек барысына да олгерэ икэн бу ханым???

18.12.2011 19:28:41

Кызыксынуыгыз,битараф булмавыгыз эчен зур рэхмэт!Альтруист булып байтак гомер яшэдек,инде балалар устерэсе бар!Бэтенлэй ук бушлай булмас. Программаны заказ бирученен мэмкинлегенэ карап тэзибез. Уртача бэя 15000(евро тугел) Аппаратура,диджей,баян,жыр,юмор,уеннар керэ бу бэягэ.Бэйрэмдэге кеше санына,уздырылу урынына(башка регион)карап ул бераз югарырак булырга мэмкин.Бэйрэмегез истэ калырлык,кунелле узсын дисэгез рэхим итеп шалтыратыгыз,языгыз! Нурзадэне дэ чакырырбыз жырчы я биюче итеп!Оператор,фотограф,бэйрэм залын бизэу белэн дэ булыша алабыз!Кунакларга тост текстлары язу публика алдында сэйлэргэ эзерлэу мэмкинлеге дэ бар.Игътибарыгыз эчен рэхмэт,якынлашып килуче ЯНА ЕЛ белэн!

18.12.2011 18:13:08

Нурзадә молодец ул! Библиотекасын ташлап туйлар алып бара башлап бик дэрес эшлэде,минем жинел кулдан жырчы да булып китте.Лэйлэ Дэулэтова кебек жырлар яза башласа да гажэплэнмим.Заманасы шундый Тамада хезмэте белэн кэн куручелэрнен барчасына да сабырлык.исэнлек. эшлэрендэ,тормышларында зур унышлар телим! Бер -берегездэн кэнлэшеп ,дошманлашып ятмагыз! Бэтен кешегэ дэ эш житэ. Акчалы корпоротивлар насыйп булсын,ЯНА ЕЛ БЕЛЭН ДУСЛАР!!!

Нигәдер Нурзәдә алып барган туй,күбрәк ошады,чагыштыргач.

16.12.2011 21:59:38

"Туйлар, юбилейлар алып бару минем хоббием дисәңдә була", ди Миләүшә ханым.. Әллә гел бушлай алып бара микән..

16.12.2011 19:14:20

Миләүшә, юбилейлар уздырганда сәгатенә ничә сум аласыз?

Последние комментарии